Яңа исемнәр рубрикасында – Гөлүсә БАТТАЛОВА

Гөлүсә Рәшит кызы Батталова 1982 елның 19 декабрендә Әтнә районы Түбән Шашы авылында дөньяга килә. 1989–2000 елларда Күңгәр урта мәктәбендә, 2000–2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетында белем ала. Бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында мөхәррир булып эшли. Әтнә районы Күәм авылында яши.

* * *
«Мөгаллимең кем?» – дисәләр,
Тарихлардан килер бер чың:
Әллә кылыч, әллә дага…
Әллә шәһәр, әллә дала…
Хәтер булып Казан-калам,
Горур Кол Шәрифем калка.
Шик туса да хөррияткә,
Әманәте мәңге яшәр:
– Калебеңдә булсын китап –
Шул бәяли милләт йөзен!
Дошман бозса тынычлыгың, –
Үткен тот син кылычыңны!..

«Мөгаллимең кем?» – дисәләр,
Тарихлардан килер аваз:
Әллә чатыр-арбамы ул,
Даладагы кылганмы ул?..
Таң алдыннан ишетелә,
Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр…
Акмулланың арбасында
Төргәк-төргәк китаплардыр, –
Гыйбрәт, сабак һәм дә шигырь…
Ни үкенеч, бүгенгенең
Арбасыннан ул ядкарьләр
Коеладыр шыбыр-шыбыр…

«Мөгаллимең кем?» – дисәләр,
Үткәннәрдән калкыр рәшә:
Болгарыммы йә Казанмы?..
Догамы бу йә азанмы?..
Тамырларда кан хәтере
Саклый һәрчак Мәрҗанине.
Олуг хәзрәт – мөгаллимем,
Гасыр аша күзаллыймын:
Сәҗдә кыла төрбәләре!
Мәгърифәтне кыйбла итеп,
Кылсын милләт һәрчак дога, –
Саклап калыр гыйлем-йола!

«Мөгаллимең кем?» – дисәләр,
Тарихлардан иңәр бер моң:
Фәхретдиннәр, Насыйрилар,
Исхакыйлар һәм Тукайлар
Васыятьләрен ятлармы соң,
Дога итеп, килер буын?..

***
Чәчләремне җил таратмас –
Тарап-үрдем, яулык яптым.
Җандай якын сурәтеңне
Чыраларга телеп яктым.

Хисләремне җил таратмас –
Йөрәгемә элдем йозак.
Соң аңладык бу дөньяны:
Бәхет – кыска, сагыш – озак.

Җырларымны җил таратмас –
Көй югалган бәгырьләрдә.
Ике гашыйк көч тапмадык
Мәхәббәтне кадерләргә.

Гөнаһларны җил таратмас –
Мизаннарда бары бизмән.
Ялгышларым аша атлыйм
Җилгә каршы яңа эздән.

***
Яшьлегемнең бер тамчысы,
Хисләремнең ут-камчысы,
Җаннарымның ярсулары –
Акты инде кар сулары.

Сөюемнең бербөтене,
Учагымның күк төтене,
Яшим диеп бер сулавым –
Акты инде кар сулары.

Өр-яңа кар ызаннарда,
Иртә, ахры, тузаннарга.
Мин – тәбәнәк, күк – югары,
Акты инде кар сулары.

Яңгыр катыш кар бураны,
Күзләремдә – яшь томаны.
Ярдан чыгар ташуларны
Алып китте кар сулары.
***
Кыштан язга кереп барыш…
Хисләрем иләс-миләс.
Дөньяма да нидер булды:
Әле тын, әле җиләс.

Кыштан язга кереп барыш…
Уйлар керде-чыктылы.
Соңгы буран мин тилене
Аяктан ук ектымы?..

Кыштан язга кереп барыш…
Йокылар туяр-туймас.
Язгы боз кебек юлларым –
Атлыймын кыяр-кыймас.

Кыштан язга кереп барыш…
Карлар аклы-каралы.
Көн дә сиңа гашыйк булам,
Аермыйм ак-караны.

Кыштан язга кереп барыш…
Дөньялар әрле-бирле…
Өметләр дә яшәрер күк,
Яшәртсә язлар җирне.

***
Сулкылдаган якты сагышымның
Күләгәсен күреп юанам.
Җилдә очкан сары яфрак булып,
Көзләрдә мин кабат уянам.

Үткән көннәремә коткы салып,
Кайта-кайта нигә уйланам?!
Пыскып яуган яңгырлары өчен
Көзләрдә мин кабат уянам.

Мәхәббәтнең җете төсләренә
Ихтыярсыз үзем буялам.
Күрешергә дисәң, нәкъ вакыты –
Көзләрдә мин кабат уянам.

***
«Сау бул, – дисең, – көзгә кердек,
Җәйге сөю очты җилгә.
Мәхәббәткә ясин чыгып,
Сары яфрак ява җиргә…»

«Китәм, – дисең, – бөтенләйгә…»
Чәчләремдә – тәүге карлар.
Шулай икән, нигә кирәк
Хыял тулы ярсу язлар?!

«Сау бул, – дисең, – көзгә кердек,
Җылы хисләр сүрелделәр…»
Тик нигә соң иреннәрең
Иренемә үрелделәр?

«Кичер, – дисең, – мин тилене,
Быел көзләр бигрәк үзгә.
Камыллардан чыккан төтен
Кердеме соң кинәт күзгә?..»

«Өйрәт, – дисең, – яратырга,
Нәкъ үзеңчә, көзләреңдә…»
Үксеп куйды нарасый җан –
Җәйне күрдем күзләреңдә.

***
Язмыш агымына башым иеп,
Яшәгәндә берни аңышмый.
Йөрәгемне юкка ымсындырып,
Тукталдың син узып барышлый.

Ялкын диеп шашып үрелгәндә,
Җаннар өшегәнен сизмәдем.
Җылынырга киткән эзләреңнән
Учак урыннары эзләдем.

Синсез көннәр саныйм, төсләр тонык.
Яши алмам, ахры, ялгышмый.
Яраларны яңартырга иде,
Туктал әле, узып барышлый.

***
Җиде төн уртасы,
Мендәрем чыланган.
Язмышны мең каргап
Елыйсы еланган.
Хәтердә – күзләрең…
Ялварып, боегып:
«Кит!» – диеп әйтүем,
Йөрәккә боерып.
Тилерәм мин синсез,
Ялгызлык яралый.
Акылның үз көе:
«Сөяргә ярамый!»
Җиденче кат күкне
Ничекләр онытасы?!
Мендәрем чыланган,
Җиде төн уртасы.

***
Колагыңа назлап пышылдасам,
Көтмәгәндә усал җилләр ишетерләр.
Сөюемне җиде-ятлар иш итәрләр.

Күзләреңә нур булып бер тамсам,
Көн яктысы, сүрәнләнеп, миннән көнләр.
Юанычка ярым булыр озын төннәр.

Хисләремә әгәр йозак салсам,
Кичермәсләр сиңа гашыйк бу тарафлар:
«Сөюеңдә гөнаһ юк!» – дип гел кабатлар…

***
Син шаярдың…
Ә мин, юләр,
Күзләреңә табынганмын.
Бәхетемә йөгергәндә
Хыянәткә абынганмын…

Син дәшмәдең…
Ә мин, юләр,
Исемеңне яктым утка.
Төннәр миңа ялгыз килде,
Сагышларым – бар да юкка.

Син югалдың…
Ә мин, юләр,
Очрашулар көтәм әле.
Сукмакларда җуелмаган
Эзләреңнән үтәм әле.
Ә мин, юләр, көтәм әле…

Комментарий

  1. Бик тә матур шигырьләр!
    Киләчәк иҗатың да якты һәм матур булсын!


Комментарий язарга