Логотип «Мәйдан» журналы

Гаилә иминлеге һәм көнкүреш җирлегендә конфликтларны профилактикалау буенча «кайнар элемтә» телефоны

2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» телефоны ачылачак.«Кайнар элемтә» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тараф...

2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» телефоны ачылачак.
telefon-goryachej-linii
«Кайнар элемтә» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин булачак.
«Кайнар элемтә» телефоны: (843) 236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: 9.00 дән 17.00 гә кадәр.
Гражданнарга консультацияләрне бирәчәкләр: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты
 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар