Нефтьчеләр клубында укылырга тиешле лекция текстына бер кат күз йөртеп чыгу нияте белән Шакир Батырҗанович костюм кесәсенә тыгылган иде… Күзлеге юк! Ул агарынып китте.


– Әллә югыйсә… Шакир ага сүзнең калган өлешен әйтергә дә куркып, тиз генә икенче як кесәсен капшап карады… юк. Ике бармагын җәһәт кенә түш кесәсенә төшереп алды, анда да юк. Шиге артканнан-арта барган килеш, эчке кесәләрен бүсеп ташлады – тик файдасыз. Аннан соң ярсынып урыныннан сикереп торды да, үз-үзенә ышанмыйча, костюмын тагын бер кат тентеп чыкты. Ләкин боларның берсе дә ярдәм итмәде.
«Әллә тегеләй-болай кесәдән төшеп, ул алып куйдымы икән?» – дип уйлап алды Шакир ага һәм кухняда ни беләндер шөгыльләнүче хатынына эндәште:
– Нәгыймә, монда кереп чыкмассыңмы икән?
Терсәгенә кадәр камырга буялган хәлдә кухня ягыннан мөлаем йөзле, калын гәүдәле хатыны – Нәгыймә күренде.
– Нәрсә? Ни булды Шакир?
– Син, анасы, күзлекне алмагансыңдыр бит?
– Юк, Шакир, нигә дип күзлегеңне алыйм ди, үз күзлегем бар ич!
Нәгыймә кухняга кире борылды.
– Тукта әле, кесәдән кая китәргә мөмкин соң ул, аз гына уйлап кара!
– Ни… минем вакытым юк, мичем өлгергән, – диде дә, иренең кайгысын уртаклашып тормастан, әһәмиятсез генә үз эшенә китеп барды.
Хатыны чыгып киткәч, Шакир ага соңгы вакытта йөргән урыннарын, укыган лекциясен, кигән киемнәрен хәтеренә төшереп карады, кемнәргәдер шалтыратып сорады, тик ничек кенә итсә дә күзлекнең эзенә төшә алмады.
– Җаның кебек саклап йөргән күзлегеңне җуй, имеш, тфү!
Ул шашынып, өстендәге халатын салып ташлап, җиңнәрен сызганып, бүлмәнең бөтен җирен астын-өскә китереп эзләргә кереште. Өстәл, комод тартмаларын, шкафларны актарып ташлады, каяндыр чемоданнарны өстерәп чыгарып, айкап ыргытты, рояль, диваннарны урыныннан кузгатты.
Нәгыймә кичке ашны әзерләп, ирен дәшергә дип чыкса, ни күзе белән күрсен: идән өсте тау-тау булып өелгән китаплар, дәфтәрләр, кием-салым, төрле вак-төяк, чүп-чар белән тулган, ә хуҗа, башы белән зур, тирән сандыкка чумган хәлдә, тирләп-пешеп күп еллар тиелмәгән хатын-кыз әйберләрен берәм-берәм селкеп, тикшереп, идәнгә бушатып маташа иде.
– Ни кылануың бу? – дип шелтәле төстә сорап куйды Нәгыймә. – Анда керергә күзлегең аякланган, дип беләсеңме әллә?
– Беләсеңме, беләсеңме! Ә син иреңнең ярты сәгатьтән соң зур аудиториядә «Гадәт көче һәм аның белән көрәш чаралары» турында публичный лекция укырга тиеш икәнен беләсеңме?!
Ул, хәлсезләнеп, туздырылган китаплар өстенә утырды.
– Йә, миңа хәзер нәрсә эшләргә кала? Лекцияне күзлек табылганчыга кадәр кичектерергә, бетте-китте!
– Мин сиңа элек-электән әйтә килдем, – Нәгыймә, идәндәге тузылган әйберләрне җыя-җыя, ирен битәрләргә кереште, – лекцияне конспекттан карап укырга өйрәнмә, начар гадәт ул, дидем, сүземә колак салмадың.
– Гомерлек гадәтне бүген генә бетереп булмый шул. Шуңа күрә дә гадәт көче, диләр аны, гадәт көче!
– Менә хәзер рәхәтен үзең таты инде алайса гадәт көчеңнең!
Телефон шалтырады. Нәгыймә телефон трубкасын алды.
– Әйе.
«Әгәр лекция мәсьәләсендә булса», дип әйтеп тә өлгермәде Шакир ага, хатыны:
– Ул әзер, сезне көтә, – дип ычкындырып та салды.
Батырҗанович бер нәрсә эндәшә алмас булып, телдән калды һәм, «башны бетердең», дигән мәгънәне аңлатып, ике кулы белән башын кочаклады.
– Ул лекцияңне ун ел укып йөрисең ләбаса, шул күзлек аркасында йөзләгән кешене лекциядән мәхрүм итмәссең, күзлексез дә укырсың әле!
Кая, үгет керәме соң Шакир Батырҗановичка! Ул бу турыда тыңларга да теләмәде, аның саен киреләнде генә.
– Ун ел булмагае, егерме ел булсын, ләкин булмый. Бетте-китте! Син гадәтнең нәрсә икәнен беләсеңме соң? – Ул кызып-кызып хатынына гадәт көче һәм аның кешенең аңыннан тиз генә йолкып алып ташлап булмый торган бер куркыныч көч булуы турында аңлата башлады.
– Менә-менә! Әйтәм ич, лекцияне яхшы беләсең, дип, ә син үзеңә-үзең ышанмыйсың.
– Юк, булмый, кыстама, бетте-китте!
Ишектә өзек-өзек шалтыраган кыңгырау тавышы тарткалашуны тагын бүлде. Шакир Батырҗанович ишеккә таба баручы хатынына сүзен әйтергә ашыкты:
– Мине алырга килсәләр, бара алмый, күзләре авырта, диген, гафу үтен, бетте-китте!
Нәгыймә моны ишеттеме-юкмы, шоферга биш кенә минут көтеп торырга кушты да, әйләнеп өйгә керде.
– Машина сине көтә, картым.
– Мине бөтенләй юкка чыгардың, карьерамны җимердең!
Ләкин кычкырышырга вакыт калмаган иде инде. Җен ачулары кабарган лектор җәһәт кенә киенде дә, лекция текстлары салынган зур сары күн портфелен култык астына кыстырып, ишеккә юнәлде.
– Ә барысы турында да кайткач сөйләшербез! – дип ачулы янап алды чыкканда.
Шулай да Нәгыймә ирен озата чыкты һәм, җаен туры китереп, аның кесәсенә үзенең күзлеген салды..
Вакыт җитте. Вакыт лекторны кафедрага бастырырга, конспектын ачып салырга, хатынының күзлеген булса да кияргә һәм сөйли башларга мәҗбүр итте. «Кеше аңында күптәннән сакланып килгән һәм аны тиз генә бетерү мөмкин булмаган көч – гадәт көче дигән бер көч бар»…
Шакир Батырҗанович үзенең гадәт көче белән текстка күз төшергән иде… Йә Аллам! Хәрефләр сикерешәләр, бииләр, берсе өстенә берсе менәләр, берсе кырыена берсе ябышалар һәм тоташ кара юл булып күренәләр. Җитмәсә, өйрәнмәгән күзлек күз кабакларын тартыштыра, борын төбен имеп, күз алмаларын суырып торган төсле була.
– Күзлек көче куркынычлы көч ул, иптәшләр, то есть гадәт көче…
Бутала башлавын сизгәч, Шакир ага башын югарырак күтәреп, күзлек астыннан публикага карап алды.
Залдагы йөзләгән күзләр аңа төбәлгәннәр…
Ул ачу белән күзлеген тартып алды.
– Әйе, гадәт көче куркынычлы көч ул, иптәшләр… – Һәм шуннан соң китте дә китте… Кызып сөйли торгач, лекция тексты да кафедра астына шуып төште, күзлек тә сүз уңаенда футлярына салынып, кесәгә кереп утырды, маңгайдагы тир дә кипте.
Лекция бетте. Публиканың лекцияне көтелмәгәнчә җылы кабул итүе Шакир Батырҗановичны һаваландырып җибәрде.
– Ничәмә-ничә еллар лекция укып, мондый канәгать аудиторияне күргәнем юк иде, валлаһи! – дип куйды ул үз-үзенә.
Шакир ага китәргә җыенып маташканда, лекция текстын салыйм дип портфелен ачса… күзлеге ята!
Шул, моннан бер-ике сәгать элек ярсынып, ачуландырып, бөтен бүлмәне пыр туздыртып эзләгән күзлеге ята! Шакир Батырҗанович табышка шатланмады түгел, шатланды, шулай да әйтте:
– Ә-ә, гадәт көче, юк инде, моннан соң лекция вакытында сине кулга да алмам, бетте-китте!

 

Шамил БИКЧУРИН.

 

Фото: https://pixabay.com


Комментарий язарга