Логотип «Мәйдан» журналы

“Форточниклар” яңа алым уйлап тапкан

Беренче катлардагы тәрәзәләрдән фатирларга узып керүче караклар яңа алым уйлап тапкан.Хәзер алар хуҗаларның онытып калдырган ачык тәрәзәләрен эзләми, пластик тәрәзәләрне кораллар белән ачып керә башла...


Беренче катлардагы тәрәзәләрдән фатирларга узып керүче караклар яңа алым уйлап тапкан.



1424965370koc6r
Хәзер алар хуҗаларның онытып калдырган ачык тәрәзәләрен эзләми, пластик тәрәзәләрне кораллар белән ачып керә башлаган. Чаллыда шундый өч урлау очрагы теркәлгән инде. Берсендә карак балкон кысаларын ачуга ирешкән һәм өйдән 26 мең сумлык алтын бизәнү әйберләре урлаган. Полиция беренче һәм соңгы катта яшәүчеләрне тәрәзәләренә рәшәткәләр куярга чакыра, я булмаса сигнализация урнаштыру ярдәм итәчәк.

Комментарийлар