Логотип «Мәйдан» журналы

Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен “Без – Россия гражданнары!” республика конкурсы башланды

Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен “Без – Россия гражданнары!” республика иҗади конкурсы башланды.Бәйге ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус ки...

Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен “Без – Россия гражданнары!” республика иҗади конкурсы башланды.
b9d7ce32d295e86b1cae7833b0e21961_w960_h2048
Бәйге ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсе тарафыннан үткәрелә. Ул физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшьләрнең гражданлык-хокукый һәм сәяси культурасын арттыру, сайлау институтларының үсеш тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту максатын күздә тота.
Быел конкурс дүртенче мәртәбә үткәрелә һәм җиденче чакырылыш ФҖның Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга багышлана. Анда 7дән 30 яшькә кадәр Татарстан территориясендә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшь гражданнар катнаша ала.
Конкурсның номинацияләре: “Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз” (әдәби бәйге) - («Выбираем сердцем и стихом»), “Сайлауларны рәсем итеп ясыйбыз” (сәнгать конкурсы), “Мин – булачак сайлаучы” (декоратив-гамәли сәнгать конкурсы).
Конкурс эшләре һәм документлар 420095, Казан шәһәре, Серов урамы, 3 нче йорт адресы буенча Сукырлар өчен Республика махсус китапханәсенә кабул ителә. Аларны 2016 нчы елның 30 сентябренә кадәр «Конкурс» тамгасы белән тапшыру зарур. Е-mail: rsbs@yandex.ru.
Бәйгенең нигезләмәсе белән оештыручыларның сайтында танышырга була. Катнашу мөмкинлекләре турында тулы мәгълүматны Сукырлар өчен Республика махсус китапханәсендә 89033438746 телефоны буенча белешергә мөмкин. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
 

Комментарийлар