Логотип «Мәйдан» журналы

Фиргавенне беләләр, күрше бабайны – юк - "Ватаным Татарстан" газетасы

3-4 апрель көннәрендә башкалабызда илебезнең 35 төбәгеннән җыелган дүрт йөзләп кеше катнашында Татар авыллары һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләрнең икенче бөтенроссия җыены уздырылды. Җыен к...

3-4 апрель көннәрендә башкалабызда илебезнең 35 төбәгеннән җыелган дүрт йөзләп кеше катнашында Татар авыллары һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләрнең икенче бөтенроссия җыены уздырылды.
zcjdow9xtx0
Җыен көннәрендә, үткәнен онытканның – киләчәге юк, дигән гыйбарәне чыгыш ясаган һәркем телгә алды дисәм дә арттыру булмастыр.
Чынлап та, нәселебез, авылыбыз, милләтебез тарихын белмибез икән, кем без? Телефон, планшет тоткан сукбай! “Балаларыбыз мәк­тәптә унбер ел укый. Шул дәвердә Мисыр фиргавене Тутанхамон, Петр Беренче патша, Сталин, Гитлер турында әллә ниләр белеп чыга. Шул ук вакытта күршесендә яши торган Әхмәтгали бабайның гитлерчыларны җиңеп, Берлинны алганы өчен, ике орден белән бүләкләнүен белми. Петр патша вакытында лашман­чы­лык­ның киң җәелдерелүе, Россия флотын булдыру өчен чимал-бүрәнә әзерләү татар халкы, татар авыллары өстенә зур йөк, зур газап булып төшүен тарих дәрес­ләрендә сөйләргә була һәм сөй­ләргә кирәк тә. Мәктәптә тарихны менә шушылай халкыбызга бәйләп аңлатырга тиешбез. Нинди генә фән булмасын – биология, география, тарих, җәмгыять белемеме – материалны җирле мәгълү­мат­ларга, әнә шул Әхмәтгали бабайларга ишарәләп, халкыбызның сабырлыгы, тырышлыгы, тәвәк­кәл­леге турында мисаллар китереп аң­латасы иде. Шул вакытта без сөйлә­гәннәр балалар күңеленә иман булып ирешә һәм анда горурлык хисе уята. Бүген кайбе­рәүләр милләт­ләр­нең иң кадерле ядкарен – телен юк итү турында хыяллана, шул юнә­лештә эшли дә. Мондый сәясәт белән ватанпәр­вәрлек түгел, нәф­рәт кенә тәрбия­ләп була“, – дип сөйләде күренекле зыялыбыз, шагыйрь һәм туган ягы, Балтач төбәге турында саллы хезмәтләр чыгарган Гарифҗан Мөхәммәтшин.
Бүген илебез алдында торган иң зур бурыч – авылны саклау, ди Гарифҗан абый. Ничек дигән со­рау­га үзе үк җавап та бирде ул: “Туган як тарихын язып, авыл үз проблемаларын өйрәнергә һәм үзе үк хәл итәргә тиеш; әлеге хезмәт документаль нигездә язылсын, анда авыл тормышының бөтен тармаклары чагылдырылсын. Рево­лю­циягә хәт­ле авылларыбыз мәхәллә, үзида­рә булып яшәгән. Яшәешенә кагылышлы барча җитди мәсьәләне үзе хәл иткән“.
Гарифҗан ага фикеренчә, авыл тарихын язу – әле ярты гына эш. Авыл тарихы эшләргә, кичә-очра­шуларда тәкъдим ителергә, мәк­тәп­тә фәннәрне укытканда файдаланылырга тиеш. Туган як табигатен, авыл халкы яшәешен өйрән­гәндә укучы балалар читтә калмас­ка тиеш дип аңларга кирәк моны. Шөкер, республикабызда туган як тарихын язу зур бер хәрәкәткә әйләнде хәзер.
Су сиңа иярмәсә...
Халкыбызның бер үзенчәлеге шул: елга буйларында урнашырга тырышкан. Хәер, бу гаҗәп тә түгел: су юлы – сәүдә юлы булган. Зур су, елгалар күпкә тизрәк хәрәкәт итү, чит төбәкләр, башка илләр белән даими элемтә тоту мөмкинлеге биргән. Гаҗәп тә түгел: су сиңа иярмәсә, син суга ияр, дип әйтергә яраткан мил­ләттәшләребез. Шу­ның өчен дә Ык буе татар авыллары Сабан туе оештырыла башлагач, бу идеяне дәррәү күтәреп алды кардәш­ләребез. Инде хәзер Агыйдел, Чулман, Идел, Иртыш буе татар авыллары Сабан туе уздыру нияте­ дә туды милләт­пәрвәрлә­ребездә. Март азагында Пермь краенда яшәүче татар авыллары эшкуар­ларының җые­ны булды. Анда Ирән елгасы буендагы татар авыллары Сабан туен уздырырга кирәк дигән фикергә килгәннәр.
“Заманында бишәр-алтышар, унар авылны җыеп уздыра торган җыеннарны тергезсәң дә бик яхшы булыр иде. Ул бит кыз сайлау, ярәшү, туган-тумача белән кү­решү, җыелган четереклерәк мәсьә­ләләрне уртага салып сөй­ләшү урыны буларак та халкыбыз яшәешендә зур урын тоткан”, – дип тә тәкъдим итүчеләр булды төбәкчеләр җыенында. Чынлап та, үз авылың тарихын язганда күрше-тирә авыллар тарихы да кузгатылмыйча калмый. Чөнки якын-тирә белән кыз бирешеп, туганлашып яшәгән халык.
Тарихны ничек яза башларга соң дигән сорауга төрлечә җавап бирәләр. Әйтик, Петербургтан килгән язучы, журналист Рәхим­җан Теләшов, татар тарихына кагылышлы документлар шәһә­ребездә искиткеч күп, безнең каладан башлагыз, бездә тәмам­лар­сыз, дип киңәш итте. Миңа калса, беренче чиратта, барыбер үз авылыңның иң өлкән кеше­лә­реннән, хәтере яхшы булган әби-бабайлардан башларга кирәк. Тәгаен алганда, Бөек Ватан сугышы ветераннары хәзер авыл саен күп булса, ике-өч кеше. Алар исән чагында сөйләгәннәрен яздырып, кәгазьгә төшереп калдырырга кирәк. Иске фотосурәтләр, фронттан килгән хатлар, нәсел тамгалары; сакланып калган булса, әбиләребез чиккән хәситә-түрләмәләр озакламый теләсә кайсы музейның горурлыгы булачак. “Оптимальләштерү дип шактый күп мәктәпләребез ябылды. Нәтиҗәдә мәктәпләрдәге музейлар юкка чыкты. Булганнарында да күп кенә сирәк экспонатлар теркәлмичә, фотога алынмыйча, төгәл вакыты-яше ачыкланмыйча ята бирә. Аларны ничек тә саклау чарасын күрәсе иде”, – ди әнә ТР Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте каршында оештырылган “Туган җир” журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков. Шуны да әйтеп китмичә булмый: Дамир әфәнде төбәкчеләр җыенында Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан бер вәкил дә катнашмавына аптыравын җитке­р­де. Гуманитар институтлары­бызның уртак эше бит ул – туган як тарихын язу. Болгардан килгән тарихчы галим, җирле музей хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин бу уңайдан: “Килешеп эшләүгә ни җитә. Әле күптән түгел генә бер мәзәк хәл булды. Әтнә районының борынгы кабер ташларын Тарих институтыннан Айдар Гайнетдинов – аерым, Милли музейда һәм Милли китапханәдә эшләүче Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиев аерым өйрәнеп китап итеп бастырып чыгарган”, – дип сөйләде безгә. Бәлкем фән ягыннан кызык­лыдыр да бу. Әмма әлеге оешмалар бергәләп, килештереп эш­ләсә, чыгымнары азрак, нәтиҗәсе зуррак булыр иде, минемчә.
Карашай-Саклау якынайды
Шәхсән үзеңә бу җыен берәр нәрсә бирдеме соң, дип сорарсыз. Әлхәмделилла! Җыенда КДУның татар бүлегендә бер үк елларда диярлек укыган Назим Мәх­мүтовны очраттым. Сарман районыннан делегат булып килгән. Туган ягында, Карашай-Саклау авылы мәктәбендә биология укыта икән. “Әткәемнең әнисе Бәһиҗә­телҗинан әбием – Сарман якларыннан. Мулла кызы булган дип сөйлиләр иде. Мондый “ике катлы”, катлаулы исемне гади кеше куймас. Аның сеңлесе Котыфә­телҗинан исемле булган. Әби­ләрем мулла кызы булганмы-юкмы икәнен, һаман тәгаенли алмый йөрим”, – дип зарланып алдым. “Аларга бәйле, күренекле шәхесләр юкмы соң?” – дип сорап куйды Назим. “Котыфәтелҗинан әбинең улы Магданур абзый Йосыпов озак еллар профсоюз­ларның өлкә комитетында җавап­лы вазифа биләде”, – дигәч, кордашым аптырап калды. “Бәй без­нең авыл кешесе бит ул – Магданур абзый. Өемдә аның шәҗәрәсе бар. Кайтуга сиңа юллармын. Сөләйман, Арысланбәк, Солтан­бәк дигән исемнәр сиңа бер-бер нәрсә турында сөйләмиме?” – дип кызыксынды, зиратта Йосыф карт­ның кабер ташы саклануын җиткерде ул. Бераздан Мөбарәк­җан абыема шылтыратып, туганы­бызның Арысланбәк исемен еш искә алуын белдем. Арысланбәк Магданур абыйның бабасы, Йосыф картның атасы булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек без. Озын сүзнең кыскасы, Карашай-Сак­лаудан хәбәр көтәм.
 
 
"Ватаным Татарстан"

Комментарийлар