Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде, дип хәбәр ителә Мәскәү Кремле сайтында.«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турын...


ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде, дип хәбәр ителә Мәскәү Кремле сайтында.


0101-2

«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга» — диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган боерык текстында.


Элегрәк РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдерде.


Шулай ук Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

 
Фото: Татар-информ

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар