Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшин өч кешегә депутат таныклыклары тапшырды

19 гыйнварда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының өч депутатына таныклыклар тапшырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Фото: http://tat.gossov.tatarstan.ruЕле...

19 гыйнварда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының өч депутатына таныклыклар тапшырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
24790_pic Фото: http://tat.gossov.tatarstan.ru
Елена Минаковага депутат таныклыгы аңа бердәм республика сайлау округыннан "Бердәм Россия" партиясе исемлеге буенча депутат мандаты тапшырылу нәтиҗәсендә бирелде. Шулай ук яңа таныклыкларны парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе һәм рәисе урынбасары итеп сайланган Марат Галев һәм Камил Садриев алдылар.
Таныклыклар тапшырганда Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентының депутатлар корпусына югары бәя бирде. Марат Галиев белән Камил Садриевка мөрәҗәгать итеп, ул закон чыгару өлкәсенең икътисадый юнәлештә киләчәктә дә нәтиҗәле һәм ышанычлы булачагына ышаныч белдерде. Елена Минаковага парламент җитәкчесе республиканың иң югары вәкиллекле дәүләт органы депутаты сыйфатында уңышлар һәм актив эшчәнлек теләде.
Елена Минакова – КФУның Фундаменталь медицина һәм биоология институты доценты, география фәннәре кандидаты. 2006 - 2015 елларда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайланган, 2006 елдан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.

Комментарийлар