Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы Катыргы-кәгазь комбинаты коллективын юбилей белән котлады

Бүген Чаллыда "С.П.Титов исемендәге Катыргы-кәгазь комбинаты" ның 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, комбинатның генераль директоры Андрей Фоми...


Бүген Чаллыда "С.П.Титов исемендәге Катыргы-кәгазь комбинаты" ның 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.



1be7253ab9fc17043811a023b7d4a845_XL
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев, автошәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм башка рәсми затлар коллективны котларга килде. Бәйрәмдә шулай ук компаниянең чил илләрдәге партнерлары да бар иде, алар фабриканы яңа җиһазлар белән тәэмин итә.
"Бумажник" сәламәтләндерү лагере территориясендә предприятие хезмәткәрләре һәм аларның балалары өчен бәйрәм оештырылды. Кунаклар үзешчән сәнгать концертын карадылар, мини-Сабантуйда катнаштылар.
Татарстандагы бердәнбер халык предприятиесе коллективын котлап, Фәрит Мөхәммәтшин "КАМАЗ" төзелеше белән картон комбинаты төзелешенең бергә баруын искә төшерде. Комбинатның уңышлы эшләп китүендә аның беренче директоры Сергей Титовның ролен билгеләп үтте.
"Хөрмәтле дуслар, ветераннар, комбинат эшчеләре, кунаклар! Татарстан җитәкчелеге исеменнән барыгызны да комбинатның 35 еллыгы белән котлыйм! Сезнең беренче җитәкчегез Сергей Павлович Титов көндәшле көрәш барганда күп эш башкарды. Ул уйланылганның барысын да чынга ашырды. Сез Россиядә беренче халык предприятиесе. Бүген комбинат югары нәтиҗәләргә иреште, номенклатурасын киңәйтә, производствоны камилләштерә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аннары Татарстан парламенты җитәкчесе комбинат коллективына республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Чаллы Катыргы-кәгазь комбинаты Россиянең целлюлоза-кәгазь сәнәгатенең иң эре предприятиеләре унлыгына керә һәм Чаллының икенче бюджет предприятиесе булып тора. Комбинатның милекчеләре - коллектив, акцияләрнең 100 проценты хезмәткәрләрендә. Фабрика бөтен Россиядән китерелгән икенчел чимал белән генә эшли. Ел саен биредә 300 мең тонна макулатура эшкәртелә, нәтиҗәдә миллионнан артык агач киселмичә кала.
Комбинатка 1981 елның 15 июнендә нигез салынган. 2011 елның сентябренә кадәр аны Сергей Титов җитәкләгән. 2011 елның октябреннән - 2015 елның июленә кадәр генераль директоры Владимир Бестолков. 2015 елның сентябрендә Андрей Фомичев генераль директор итеп сайланган.


http://shahrichalli.ru/tt/

Комментарийлар