Логотип «Мәйдан» журналы

Фәнәвис Дәүләтбаевка 70 яшь!

Бүген, 20 октябрь көнне, шагыйрь, язучы Фәнәвис Әбеләес улы Дәүләтбаев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә! «Суз җырыңны, былбылым!», «Карурман чишмәсе», «Таныш халәт» һ.б. шигьри җыентыклар, күп популяр җ...

Бүген, 20 октябрь көнне, шагыйрь, язучы Фәнәвис Әбеләес улы Дәүләтбаев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!
«Суз җырыңны, былбылым!», «Карурман чишмәсе», «Таныш халәт» һ.б. шигьри җыентыклар, күп популяр җырлар авторы. ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Туган ягында яши.
Өлкән каләмдәшебез  җитмеш яшьлек олы юбилеен каршылый. Редакция коллективы исеменнән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер, ижади уңышлар теләп калабыз.
 
Тик яхшыга булсын!
Тукталмыйча алга бару язган
Кеше дигән сәер юлаучыга.
Авыр дими алга барулары
Тик яхшыга булсын, тик яхшыга!
Сокланырлык кеше ныклыгына,
Корыч булып кайчак корыч сына.
Яшим диеп җирдә сыналулар
Тик яхшыга булсын, тик яхшыга!
Каршылыклар белән тулы юлы –
Җиңү җиңел килми, кешем, чыда!
Җан теләгән җиңү яулаулары
Тик яхшыга булсын, тик яхшыга!
Максатлардан чигенмәсәң генә,
Алга таба сиңа юл ачыла.
Ниләр уйлап ниләр эшләсәң дә,
Тик яхшыга булсын, тик яхшыга!
Яшәү кирәк юкка зарланмыйча,
Көйле бара әле дип барсы да.
Өметләнгән алдагысы аның
Тик яхшыга булсын, тик яхшыга!
 
Кәефе шәп кеше
Кәефе шәп кеше үрсәләнми,
Канәгать ул һәрчак булганга.
Ямь таба ул нәни шатлыктан да,
Өмет белән карый дөньяга.
Кәефе шәп кеше җырлап яши,
Һич өнәми елау-сыктауны.
Көндә туып торган борчу-зарны
Вак-төяккә саный ул аны.
Кәефе шәп кеше еш елмая,
Кояш балкыткандай йөзендә.
Кешеләргә бирә җан җылысын,
Артык өмет итми үзенә.
Кәефе шәп кеше җилгә охшап
Сагышларын куып тарата.
Үртәлми ул юкка, көйсезләнми,
Шат яшәүне һәрчак ярата.
Кәефе шәп кеше, эчтән балкып,
Башкаларга шатлык өләшә.
Көтмәгәндә яшәү яме арта,
Шундый кеше булса янәшә

Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ


Комментарийлар