Логотип «Мәйдан» журналы

Файдасы күп дигән гөлҗимешне дә озак эчәргә ярамый

32 ел гомерен фармацевтикага багышлаган даруханә мөдире Ләйсән Әхмәдова киңәшләре.– Ләйсән ханым, кайвакыт табиб язган дарулар авыруга килешми. Бу очракта фармацевт башкасын тәкъдим итә аламы?– Бер үк...

32 ел гомерен фармацевтикага багышлаган даруханә мөдире Ләйсән Әхмәдова киңәшләре.
Group blister pack of pills. Remedy isolated.
– Ләйсән ханым, кайвакыт табиб язган дарулар авыруга килешми. Бу очракта фармацевт башкасын тәкъдим итә аламы?
– Бер үк төрле дару бер кешегә килешә, икенчесенә юк. Шуңа күрә, табиб килешкәненә рецепт язып бирергә тиеш. Кайберәүләр, кан басымыннан күршемә фәлән дару килеште, дип, тизрәк шуны барып алырга ашыга. Бу дөрес түгел. Һәр даруның аерым тарихы бар һәм ул һәркемгә индивидуаль билгеләнә. Без бары тик рецептсыз җибәрелә торган даруларны, витаминнар, үләннәр алырга гына тәкъдим итә алабыз.
– Даруханә киштәләре озак еллар чит ил дарулары белән тулы булды. Соңгы вакытта үзебезнең илдә җитештерелгәннәре дә шактый күренә. Алар бәяләре белән генә аерыламы, әллә составлары башкамы?
– Бәя белән генә.
– Озак вакыт бертөрле генә дару эчкән кешеләр бар. Аның тәэсире тискәре булмыймы?
– Даруларны төрле кешенең организмы төрлечә кабул итә. Кайберләренә ияләшә, кайберләре тискәре йогынты китереп чыгарырга мөмкин. Бу очракта табиб белән киңәшеп, даруны алыштырырга кирәк.
– Өлкәннәр, күп очракта, дару куллануны кирәк санамый. Үләннәр төнәтеп эчәргә тырышалар...
– Даруларны вакытында кулланмасаң, авыру хроникка әйләнергә мөмкин. Үләннәрне дә чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Әйтик, файдасы күп дигән гөлҗимешне дә озак эчәргә ярамый. Камырлыкны (боярышник) өч атна эчкәннән соң, ике атна ял итәргә киңәш итәр идем. Ә инде аю колагы (толокнянка) дигәнен өч көннән артык кулланырга ярамый. Аны бөер, сидек куыгы авыруларыннан эчәләр.
– Салкын тиеп интегүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Авырый башлау белән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары җиләк кайнатмалары белән кайнар чәй эчәргә, лимон, әфлисун ашау да файдалы.
– Бүгенге көндә иммунитет төшү, холестерин күбәюдән зарланучылар шактый.
– Иммунитетны күтәрү өчен – көз айларында эхинацея чәчәген, холестеринны төшерергә балык мае эчү файдалы булыр.
 
Кыйммәтле даруларның очсызлы аналогларының исемлеге:
1. Нурофен (120сум) = Ибупрофен (10сум)
2. Мезим (300сум) = Панкреатин (30сум)
3. Но-шпа (150сум) = Дротаверина гидрохлорид (30сум)
4. Панадол(50сум) = Парацетамол (5сум)
5. Белосалик (380сум) = Акридерм СК (40сум)
6. Бепантен (250сум) = Декспантенол (100сум)
7. Бетасерк(600сум) = Бетагистин (250сум)
8. Быструмгель (180сум) = Кетопрофен (60сум)
9. Вольтарен (300сум) = Диклофенак (40сум)
10. Гастрозол (120сум) = Омепразол (50сум)
11. Детралекс (580сум) = Венарус (300сум)
12. Дифлюкан (400сум) = Флуконазол (30сум)
13. Длянос (100сум) = Риностоп(30сум)
14. Зантак (280сум) = Ранитидин (30сум)
15. Зиртек (220сум) = Цетиринакс (80сум)
16. Зовиракс (240сум) = Ацикловир (40сум)
17. Иммунал (200сум) = Эхинацеи экстракт (50сум)
18. Имодиум (300сум) = Лоперамид (20 сум)
19. Йодомарин (220сум) = Калия йодид (100сум)
20. Кавинтон (580сум) = Винпоцетин(200сум)
21. Кларитин (180сум) = Лорагексал (60сум)
22. Клацид (600сум) = Кларитромицин (180сум)
23. Лазолван (320сум) = Амброксол (20сум)
24. Ламизил (400сум) = Тербинафин (100сум)
25. Лиотон-1000 (350сум) = Гепарин-акригель 1000 (120сум)
26. Ломилан (150сум) = Лорагексал (50сум)
27. Максидекс (120сум) = Дексаметазон (40сум)
28. Мидриацил (360сум) = Тропикамид (120сум)
29. Мирамистин (200сум) = Хлоргексидин (10сум)
30. Мовалис (410сум) = Мелоксикам (80сум)
31. Нейромультивит (250сум) = Пентовит (50сум)
32. Нормодипин (620сум) = Амлодипин (40сум)
33. Омез (180сум) = Омепразол (50сум)
34. Панангин (140сум) = Аспаркам (10сум)
35. Пантогам (350сум) = Пантокальцин (230сум)
36. Ринонорм (50сум) = Риностоп (20сум)
37. Сумамед (450сум) = Азитромицин (90сум)
38. Трентал(200сум) = Пентоксифиллин (50сум)
39. Трихопол (90сум) = Метронидазол (10сум)
40. Троксевазин (220сум) = Троксерутин (110сум)
41. Ультоп (270сум) = Омепразол (50сум)
42. Фастум-гель (250сум) = Кетопрофен (70сум)
43. Финлепсин (280сум) = Карбамазепин (50сум)
44. Флюкостат (200сум) = Флуконазол (20сум)
45. Фурамаг (380сум) = Фурагин (40сум)
46. Хемомицин (300сум) = Азитромицин (100сум)
47. Энап (150сум) = Эналаприл (70сум)
48. Эрсефурил (400сум) = Фуразолидон (40сум)

 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар