Логотип «Мәйдан» журналы

Facebook Huawei смартфоннарында Instagram һәм WhatsApp кушымталарын тыячак

Facebook Америка корпорациясе Huawei Кытай компаниясе җитештергән смартфоннарга үзенең кушымталарын урнаштыруны тыйды. Facebook һәм Instagram кебек социаль челтәрләр, шулай WhatsApp мессенджеры турынд...

Facebook Америка корпорациясе Huawei Кытай компаниясе җитештергән смартфоннарга үзенең кушымталарын урнаштыруны тыйды. Facebook һәм Instagram кебек социаль челтәрләр, шулай WhatsApp мессенджеры турында сүз бара. Бу хакта “Рейтер” агентлыгы хәбәр итә. chelovek-s-telefonom
Тыюлар элек чыгарылган гаджетларга түгел, ә яңа җайланмаларга гына кагылачак. Facebook бу тыюларны кайчан гамәлгә кертә башлаячагын аныкламады.
Huawei компаниясе вәкилләре әлеге хәлне шәрехләмәде, дип яза агентлык.

  • Google компаниясе Huawei белән эшләүдән баш тартты. Шул сәбәпле Huawei смартфоннарында Android операция системасы эшләүдән туктаячак


Facebook һәм Googleдан тыш, Кытай концерны белән эшләүдән Google, Intel, Qualcomm, Xilinx һәм Broadcom Америка компанияләре, шулай ук ARM Британия корпорациясе дә баш тартты.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/08/187726/

Комментарийлар