Логотип «Мәйдан» журналы

"Әтнинка" пирогын Әтнәдә генә түгел, күп кенә башка районнарда да пешерәләр

 «Әтнинка» дигән пирогны күпләрнең ишеткәне бардыр. Әтнә сүзе керсә дә, аны Балтачта, Арчада, башка күп кенә районнарда да пешерәләр. Бу тәмле ризыкның ни өчен шулай аталганын әтнәлеләрнең үзләре...

 
«Әтнинка» дигән пирогны күпләрнең ишеткәне бардыр.
2eafe8bf8eba8b5bedc78fad20ba668b
Әтнә сүзе керсә дә, аны Балтачта, Арчада, башка күп кенә районнарда да пешерәләр. Бу тәмле ризыкның ни өчен шулай аталганын әтнәлеләрнең үзләреннән дә сорашып карадык, - дип яза "Шәһри Казан" газетасы.
Төгәл генә җавап бирүче булмады. Әтнә районының Ары авылы хуҗабикәләре әйтүенчә, бу пирогны иң беренчеләрдән булып Әтнәдә пешерә башлаганнар. Аннары төрле күргәзмәләрдә тәкъдим иткәч, аны башкалар да таный башлаган. Тәмен үз итеп, башка районнарда да пешерергә тотынганнар. Ары авылында озак еллар укытучы булып эшләгән Сания апа Нигъмәтҗанова: «Элек бу пирогны маргарин паштеты дип йөртә идек. Аннары ул Әтнә пирогына әйләнде. Мин ул камыр ризыгын 1974 еллардан бирле хәтерлим. Тәмле дә, табынга куярга да матур, озак саклана да. Хәзер дә өйдә пешерәм», – дип, «Әтнинка» пирогының рецепты белән дә уртаклашты.
Камыр өчен: 4 йомырка, 400 грамм шикәр комы, 400 грамм маргарин мае, әзрәк чәй содасы, ванилин кирәк.
Он кушып, йомшак кына камыр басаррга. Аны өч өлешкә бүлеп, һәрберсен духовкада пешерергә. Җәемнәрне уклаусыз, кул белән генә җәяргә, шулай пирог йомшаграк була.
Аннары пешкән коржлар арасына повидло сыларга.
 

Комментарийлар