Логотип «Мәйдан» журналы

Әтнәм җире

Печән иле, үлән исе, сайрый кошы, исә җиле...Туган якта басып торам, күпме киңлек: Әтнәм җире!Туган туфрак, саф һавасы, мең исертә, мең дәвасы...Зәңгәр күктән килә кебек чал тарихның кайтавазы:талир т...

Печән иле, үлән исе, сайрый кошы, исә җиле...
Туган якта басып торам, күпме киңлек: Әтнәм җире!
Туган туфрак, саф һавасы, мең исертә, мең дәвасы...
Зәңгәр күктән килә кебек чал тарихның кайтавазы:
талир тәңкә, ахак йөзек... Сәүдә иткән сала төзек,
Гатаулла йорты шаһит, төзи белгән авыл элек.
Кем интегә, кайсы мохтаҗ... аңа барган,
Ул булышкан, авыр хәлдән йолып алган.
Авыл халкы әле дә сөйли,
мәрхәмәтле бае белән исән калган.
Яши белгән, кәсеп иткән, күпсенмәгән...
Тез чүкмәгән дошман явы килгәндә дә,
асылларын җир читенә сөргәндә дә...
Әйтә белгән соңгы сүзен: «Кулак түгел!..»
Басып торам туган якта,
хатирәләр җан яңарта:
Ашыт буе, Кала тавы,
ак чыршылар салда аккан чорың кайда?
Дәрья суы акмас кире... Юшкын җанда.
Мең ел элек кала салган
Әйшә ханның эзе калган туган якта.
Манарасын саклый бүген газиз җире:
фатихасы – изге чишмә, агыла халык...
Әтнәм яши... Күкләр шаһит.
Басып торам туган якта хәйран калып,
горурланам – җанда кайный бетмәс шатлык.
Мин дә синең кызың, Әтнәм,
илтәм сине киләчәккә җырга салып...
 

Сүрия МИНГАТИНА


Әтнә иҗат берләшмәсе шагыйрьләре иҗаты


Фото: vk.com




«Мәйдан» №2, 2022 ел.

Комментарийлар