Логотип «Мәйдан» журналы

Әтнә тракторчысы җир сукалау буенча ярышка җыена

18 июньдә Татарстанның Әтнә районының “Күңгәр” авыл хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев һәм аны озата баручы инженер Илфар Сәләхов Төмән өлкәсенә юл тотачак. Ул анда җир сукалау буенча V илкүләм чемпиона...


18 июньдә Татарстанның Әтнә районының “Күңгәр” авыл хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев һәм аны озата баручы инженер Илфар Сәләхов Төмән өлкәсенә юл тотачак. Ул анда җир сукалау буенча V илкүләм чемпионатта катнашачак.



55(2)
Механизаторга - 38 яшь. Ул трактор йөртү таныклыгын мәктәптә укыганда алган. Тракторда 20 яшеннән – армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле эшли. Хезмәтем авыр, әмма яратып башкаргач, җиңеләя, ди көн дә иртәнге 3тән эшкә керешүче Ирек Галиев. Беренче тракторы чылбырлы “ДТ-75” булган, икенчесе – “Беларус-1221”. Әлегә икесендә дә эшли: берсендә терлекләргә азык ташыса, икенчесендә җир эшкәртә. Кыр алдынгысының яраткан бәйрәме дә – Сабан туе.
“Чемпионатта җиңәрмен дип өметләнмим. Шулай да, барып, катнашып карыйсы килә. Язгы чорда авылдашларымның бәрәңге бакчаларын сукаладым. Чемпионатка әзерлек һәм төп тренировка шул булды”, – ди механизатор Татар-информ порталына биргән әңгәмәсендә. Үз гомерендә күпме мәйданда җир эшкәрткәнен төгәл әйтә алмаса да, елына 300 гектар җир сукалаган чаклар булды дип билгеләп үтә ул.
Ачык чемпионат 19-25 июньдә Төмән өлкәсенең Винзили бистәсендә үткәрелә. Чараны “Росагролизинг” АҖ, Төмән өлкәсе Хөкүмәте, “Илкүләм җир сукалау оешмасы” автоном коммерцияле булмаган оешмасы уздыра. Чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, механизаторларның җир эшкәртү осталыгы буенча ярышта Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә командалар катнашуы көтелә.
Бәйге 1952 елдан эшләп килгән Бөтендөнья җир сукалау оешмасы (WPO) кагыйдәләре буенча үткәрелә. Бу оешмага 30дан артык ил керә. Россия аның составына 2008 елда кабул ителгән. Ярышларда төп игътибар туфракны эшкәртү сыйфатын һәм тизлеген бәяләүгә юнәлтелә. Чемпионатка Ирландия, Голландия хөкемдарлары килүе көтелә. Җир сукалау буенча ярышлардан тыш, трактор белән идарә итү осталыгын күрсәтүне күз уңында тоткан “Трактор-шоу” ярышлары да була.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар