Логотип «Мәйдан» журналы

ӘТКӘЙ ГӘҖИТ УКЫЙ (Хатирә)

Үз сәгатең суккач, китүләр бар,Ә кайтулар, бәлки, юктыр да.Күз алдымда бер манзара тора:Әткәй гәҗит укып утыра.Әткәй гәҗит укый.Көяз генәТөзәткәләп куя күзлеген.Хәлфәләрдән алган сабагы даТик башлангы...

Үз сәгатең суккач, китүләр бар,
Ә кайтулар, бәлки, юктыр да.
Күз алдымда бер манзара тора:
Әткәй гәҗит укып утыра.
Әткәй гәҗит укый.
Көяз генә
Төзәткәләп куя күзлеген.
Хәлфәләрдән алган сабагы да
Тик башлангыч кына үзенең.
 
Гомер буе нужа йөген тартып,
Иңә төшкән инде иңе дә.
Тормыш биргән сабагын да кушсаң,
Бер талмудлык булыр кимендә.
 
Әткәй гәҗит укый.
Вакыт-вакыт
Көрсенгәләп ала.
Аннары
Үзалдына гына әйтеп куя:
«Влач безне тагын алдады.
Теге чакта да шул влач иде,
Беләсеңме, безне нишләтте –
Өй салырга дигән маяны да
Калдырды ул тик бер бишмәтлек.
 
Инде менә кабат алдадылар,
Ә без менә кабат алдандык.
Кемнәр, әнә, «шинельдән дә чыккан»,
Без бишмәттән чыга алмадык…
 
Дөньясы да юкса үзгәрде күк,
Гел үзгәрде бишмәт хакы да.
Без дә үзгә хәзер.
Ә бу влач
Ник үзгәрми икән чак кына?
 
Ә бит үзе гел дә бердәмлеккә,
Гаделлеккә безне чакыра».
 
…Бу сүзләрне әткәй әйттеме соң,
Әллә үзем – әткәй җаена…
Хатирәләр арта барган саен,
Уй чуала, хәтер саега.
Үз сәгатең суккач, кайтулар бар,
Ә китүләр, бәлки, юктыр да.
Күз алдымда тора бер манзара:
Әткәй гәҗит укып утыра…
 

Газинур МОРАТ


Фото: pixabay.com


 


 


 


 


 


 


 

Комментарийлар