Логотип «Мәйдан» журналы

Эш башлаучы фермерлар алты миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча грант бирү өче...



Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында сайлап алу конкурсы игълан итте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.



2036


Конкурс «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Ул кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен оештырыла.

 Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, товар балыгын үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары юнәлешләре һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра алалар.




Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге юнәлешендәге проектларга — 5 млн сум (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына керткәндә 6 млн сумга кадәр) башка юнәлешләргә 3 млн сумга кадәр (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына керткәндә 4 млн сумга кадәр) бирелә.




Гаризалар һәм документлар 31 мартка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 каб. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат алу өчен телефоннар: (843) 221-76-88 (8844), (843) 221-76-85.




2019 елда «Агростартап» проекты буенча Татарстанның 36 муниципаль районыннан 103 крестьян-фермер хуҗалыгы 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.


 
Фото: Арский вестник (Ильяс Фаттахов)

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар