Логотип «Мәйдан» журналы

Әрсез өйдәшләр

Ишек алды, каралты тирәсендә боларга, әйтерсең, башка урын беткән. Сорамый-нитми, кем әйтмешли, бары үз белдекләре белән генә, өч-дүрт песнәк гаиләсе безнең өй ишеге өстенә оя корып куйдылар.Бер дә ки...

Ишек алды, каралты тирәсендә боларга, әйтерсең, башка урын беткән.
Сорамый-нитми, кем әйтмешли, бары үз белдекләре белән генә, өч-дүрт песнәк гаиләсе безнең өй ишеге өстенә оя корып куйдылар.
Бер дә килештермәдек без бу хәлне. Бердән, боларның үзләренә уңайсыз, ишек ачсаң да пырх итәләр, ишек япсаң да, колагыңны тондырырлык итеп чыр-чу киләләр. Икенчедән, әнкәйгә мәшәкать. «Баскыч төбен юып кына кергән булам, әллә ни арада пычратып та өлгерәләр, – ди.– Ярар инде, кышка каршы тимим, әмма яз гына җитсен, ояларыгызны барыбер туздырам»,– дип яный ул песнәкләргә.
Ярый, кышны әйбәт кенә кышладылар болар. Башка җирдән җим таба алмастай әче суыкларда без дә ярдәм иткәләдек. Йә шунда кар өстенә икмәк валчыклары чыгарып сибәбез, тәлинкәгә салып, тары ярмасы куябыз. Үзләре бер дә галәмәт елгыр тагын: җитен бөртеге хәтле генә күзләрен шаян уйнатып, тәлинкә төбенә салган бер уч ярманы күз ачып йомганчы юк итеп куялар. Аннары якындагы агач ботагына куналар да сары түшләрен, салават күпере сыман матур каурыйларын нәни томшыклары белән сыпырып-сыпырып чистартырга, ялтыратырга керешәләр. Шунда, чибәр генә бер песнәк, йәлт кенә итеп, икенчесе янына килеп куна. Нидер чыркылдашып, чыр-чу килеп алалар. Шаян кызлар яңа мода турында бәхәсләшәләр икән, диярсең.
Язын песнәкләребез ояларын туздырганны көтмәделәр, кинәттән юкка чыктылар, кая киткәннәрен күрми дә калдык.
– Бу тынгысыз фатирчыларыбыз әллә ни арада гына юкка чыкты, саубуллашмый да калдык, – дип, әнкәй соңыннан үзләрен бик озак юксынып йөрде.
Чыннан да, аларсыз ишек алды ничектер күңелсез булып калды.
Әмма көз җитеп, суык яңгырлар башлануга, песнәкләр ояларына әйләнеп кайтты. Кешеләр кебек алар да җәйне урманнарда, табигать кочагында үткәрделәр, күрәсең. Әнкәй песнәкләр пычратып торган баскыч төбен көн дә юып ала. Үзе:
– Менә яз гына җитсен, мин аларның ояларын туздырам әле, – ди. Тик ул бик йомшак күңелле. Үзе шулай сөйләнә, ә үзенең алъяпкыч итәгендә ваклаган ипи кисәкләре, һаман да шул әрсез «өйдәшләрне» туйдырырга чыгып баруы.
 
 
Альберт ХӘСӘНОВ

Комментарийлар