Логотип «Мәйдан» журналы

Эремчекле шарчыклар рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан эремчекле шарчыклар рецепты тәкъдим итәбез.Кирәкле ингредиентлар: эремчек – 150 г, шикәр комы – 3 аш кашыгы, кефир – 100 г, он – 1,5 стакан, йомырка – 4 данә, пычак очы...

«Татар халык ашлары» китабыннан эремчекле шарчыклар рецепты тәкъдим итәбез.sharik
Кирәкле ингредиентлар: эремчек – 150 г, шикәр комы – 3 аш кашыгы, кефир – 100 г, он – 1,5 стакан, йомырка – 4 данә, пычак очы белән чәй содасы, кыздыру өчен үсемлек мае, өстенә сибү өчен шикәр оны.

Эш барышы: Йомырка сытып, аңа кефир, эремчек, шикәр комы, чәй содасы кушып туглыйбыз. Аз-азлап он куша барып, болгатуны дәвам итәбез. Әзер камыр коймак камырыннан куерак булырга тиеш.

Кайнап торган майга камырны бал кашыгы белән салабыз һәм ике ягы да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Әзер шарчыкларны, тишекле чүмеч белән сөзеп алып, артык мае сеңсен өчен, кәгазь салфеткага салабыз.

Табынга чыгарыр алдыннан, өсләренә шикәр оны сибәбез.
 
Фото: "Татар халык ашлары" китабы

https://intertat.tatar/news/cooking/05-10-2020/eremchekle-sharchyklar-retsepty-5773278

Комментарийлар