Логотип «Мәйдан» журналы

Эремчекле камырдан аджарча хачапури рецепты

Хачапуриның уртасына чиле-пешле йомырка да салырга ярый. Тәкъдим ителгән рецепт йомыркасыз пешерелгән. Камыр өчен: 300 грамм эремчек (мин авыл эремчеге салдым), 4-5 аш кашыгы он, 1 йомырка агы (сарысы...

Хачапуриның уртасына чиле-пешле йомырка да салырга ярый. Тәкъдим ителгән рецепт йомыркасыз пешерелгән. 
Камыр өчен: 300 грамм эремчек (мин авыл эремчеге салдым), 4-5 аш кашыгы он, 1 йомырка агы (сарысын хачапури кырыен майларга калдырырга), бер чеметем тоз.
Эчлеккә 200 грамм каты сыр, 4 йомырка.
Бу күләмдәге ингредиентлардан 4 хачапури чыга.
Камыр басарга һәм дүрт кисәккә бүләргә, җәяргә. Як ягына уылган сыр куеп чыгарга һәм камырны эчкә таба бөкләргә, ягъни көймә сыман формалаштырырга. Табага пергамент кәгазь җәяргә һәм «көймәчекләр”не шунда тезәргә. Кырыйларын йомырка сарысы белән майларга. 180 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешереп алырга.

Аннары көймә уртасына калган сырны салырга, өстенә бер йомырка сытарга, өстенә яшеллек сибәргә мөмкин. Янә 10-15 минутка духовкага куярга, йомырка агы пешкәч, хачапури әзер.

Кайнар хачапурины кырыеннан сындырып алып, чиле-пешле йомырка сарысына манып ашарга була.
Чиле-пешле йомырканы яратмау сәбәпле, йомыркасыз пешердем. Ә йомырканы пешереп бетерсәң, камыр белән ашарга авыр булачак.
Кайнар һәм туклыклы ризык әзер.
 

Фото: Гөлүзә Василова 


https://intertat.tatar/news/cooking/06-11-2020/eremchekle-kamyrdan-adzharcha-hachapuri-retsepty-5783472

Комментарийлар