Логотип «Мәйдан» журналы

Ерактагы якын бабам

Мәрмәр таштан укыйм исемеңне,Бик сагынам сине мин менә.Ерак бабам шундый якын миңа,Җиңү алып кайткан илемә!Мин сурәтен кулга алам аның,Ерак әби көтә бүген дә.Ап-ак чәчле улы – бабай елыйЕлына бер Җиңү...

Мәрмәр таштан укыйм исемеңне,
Бик сагынам сине мин менә.
Ерак бабам шундый якын миңа,
Җиңү алып кайткан илемә!
Мин сурәтен кулга алам аның,
Ерак әби көтә бүген дә.
Ап-ак чәчле улы – бабай елый
Елына бер Җиңү көнендә.
Сиңа, миңа аяз күкләр теләп,
Чит туфракта башын салган ул.
Батырлыгы эзсез югалмаган,
Хәтерләрдә мәңге калган ул!
Кочагыңа килә сыенасым,
Бүген минем шундый чакларым.
«Өйгә кайт!» – дип хатлар язар идем,
Үткәннәргә барса хатларым.
Мәрмәр таштан укыйм исемеңне,
Бик сагынам сине мин менә.
Ерактагы якын бабам минем
Җиңү алып кайтты илемә!
 

Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар