Истанбулда

2005 елгы Сабан туен миңа Төркиядә үткәрергә туры килде. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча «Зөләйлә» триосы, баянчы Рөстәм Вәлиев, җырчы Айдар Габдинов һәм бер пар биючеләр белән 4 июньдә Истанбулга киттек. Кара диңгез өстеннән очулар күңелле дә, бераз сагайта да. Аска карасаң, ниндидер каракучкыл төстәге ерымнар күренә. Бу диңгез атамасына мәгъкуль дәрья икән дигән хис күңелгә уелды. Аэропортка барып төшкәч, самолет тәрәзеннән әрем күреп алдым. Әнекәемдер лә, күрче Төркиядә дә безнең Кара Чишмәдәге сыман әрем үсә икән!
Барып төшкән көнебез һәм 5 июнь тулысынча Истанбул белән танышуга багышланган иде. Шул рәвешле, шәһәрнең иң биек ноктасы саналган Чыршылы Тауга күтәрелдек. Мәрмәр диңгезен, Босфор бугазы, аның шәп күперен манзара кылдык. Сөләйман һәм Солтанәхмәт мәчетләрендә, Дулма Бахчада булдык. Исеменнән чамалана ки: бу бакча диңгез ярына грунт тутырып салынган һәм андагы зиннәтле сарайлар төрек солтаннарының соңгырак замандагы резиденциясе булган. Ә бакчада нинди генә чәчәк, үсемлекләр юк, аларны бик яхшы карап торалар. Төп капы сарае – борынгырак чор идарәчеләр яшәгән урын. Андагы зиннәтлелек, купшылык, гүзәллекләр сүз белән сөйләп аңлатышлы түгел! Киемнәре дә, савыт-сабалары да зур. Ул чор кешеләре үзләре дә эре сөякле булгандыр, дигән фикер уяна. Шул сарайда Мөхәммәт пәйгамбәрнең алтыннан коеп ясалган аяк эзе, аның кабер туфрагы, каш бөртеге һәм Сөләйман пәйгамбәргә бүләк ителгән кораллар тупланмасын да карадык. Әлеге ядкарьләр Госманлы империясенең куәтле дәверендә Истанбул бөтен Ислам дөньясының башкаласы саналган шәүкәтле заманнардан сакланып калган булса кирәк. Шул ук залда иң шәп хафизлар бертуктаусыз Коръән укый.
Әйа-Суфия мәчете элек Византия дәүләте чорыннан ук килүче чиркәү булган. Төрекләр ул җирләрне яулап алгач, әлеге чиркәүне мәчет иткәннәр. Бернинди җимерү, вату булмаган: христиан дине образларын, фрескаларны буяп кына куйганнар. Хәзер аны янә христианнарга кайтарып бирү, чиркәү итеп үзгәртү турында сүз бара. Әлеге олы гыйбадәтханәне күзәтеп йөргәндә, Болгардагы чиркәү нигезенә салынган гарәп язулы ташлар хакындагы уй әледән-әле күңелне йөдәтте…
Истанбул – искиткеч матур шәһәр. Ул чисталыгы, куаклы розалары, хуш китәрлек чәчәкләр диңгезе, кунакчыл кешеләре белән сокландыра. Өч диңгездән искән җил бик хозур хисләр уята. Башкаланың үзендә генә дә уналты миллион кеше яши. Шуның өч миллионы – туристлар һәм килеп-китеп торучылар. Урта Азия республикаларыннан чыккан күп кенә мөһаҗирләр дә биредә сату-алу итә, үзенең берәр эшен ачып җибәрергә омтыла. Истанбулда гына да ун мең мәчет исәпләнә, чат саен гыйбадәт йорты. Чын мөселман шәһәрендә шулай булырга тиеш икән. (Гыйбадәтханә, торак җиреңнән җәяү атлаганда ун минутлык арада булу мәслихәт). Юлда барганда, ашарга туктагач, шофер кеше автобусның тышын бер кат юып ала, эчтә исә, идәненә келәм жәелгән, кондиционер эшли. Төркиядә автобус йөртүче ирләр бик ягымлы. Төрекчә чамаласаң, ачылып китеп сөйләшәләр. Ә инде аларның йөртү осталыгы таң калдыра, тар һәм тыгыз урамнардан виртуозларча гына узып китәләр.
Шәһәр ярыйсы ук тыгыз. Төрекләр бер карыш җирне дә буш яткырмый. Кибетме, кафемы әмәлләп куялар. Урындык, өстәл китереп куя да кырый-кырыйга гөлләр утыртып аларны төсле утлар чылбыры (гирлянда) белән тоташтыра – хосусый территория шуның белән әзер дигән сүз.

Сабан туе

Төркия – озак дәверләр төрки халыклар арасында мөстәкыйль дәүләт булган бердәнбер ил статусында яши. Бөтен җирдә төрек теле хакимлек итә. Без яшәгән «Нанда» кунакханәсе тирәсендәрәк русча да сөйләшкәлиләр, чөнки рус туристлары, Росия халкы башлыча шул җирдә туктала. Шунысы кызык: Россиядән икәнебез йөзебезгәме, килеш-килбәткәме үк чыккан ахры. Һәрбер төрек кешесе безнең белән сөйләшергә кирәккәндә русча сүз ката. Төрекчә сөйләшә башларга җиңел генә кебек үзе. Ләкин, чынлыкта, моның өчен бер ай тирәсе вакыт һәм Тукай чорындагы татар теле лексикасын яхшы белү сорала.

Илдар_Кыямов_33

Күренекле галим Надир Дәүләт һәм Ләйсән Бәдретдин белән. Истанбул Сабан туе, 2005 ел

Капалы чаршы – каплаулы базар. Ул бөтен бер кварталны били. Рәт-рәт алтын-көмеш кибетләре, чүпрәк-чапрак, уен кораллары, савыт-саба, бизәнү әйберләре, сувенирлар, кыскасы, күз камашырлык төрлелек һәм муллык. Рөстәм Вәлиев әллә ниткән бәрмә уен кораллары, күптөрле, сыбызгы-курайлар карап йөрде. Мин базарда йөрүне күрә алмый торган бер бәндә идем. Төрек базары миндә ниндидер базар сөюче комарлыгын уятты. Бәяләр дә чагыштырмача арзан. Төрек акчасы – бер лира безнең егерме сумга тигезләшә. Базарда гел ирләр сата. «Әфәндем, буюрун» (Рәхим итегез!) – дип дөньяны нурлап, елмаеп кына торалар. Бик чибәр, итагатьле халык. Татар, мөселман кешесенә чигертеп, арзангарак саталар. Сатулашырга гына кирәк. Иң әүвәл «кач пара?» (күпме тора?) дигән сорауны бирәсең. Төрек агае үзебезчә «унсекиз» яки «йети» икәнен әйткәч, әйдә арзангарак бир, дип сатулашу инде авыр түгел.
Истанбулда Сабан туе «Белград-урман» дигән җирдә узды.Татарлар белән бергә, башка милләтләр дә күп иде. Сабан туен кайчандыр Казаннан китеп хәзер Төркиядә яшәүче сабакташым Рушания Алтай белән алып бардык. Ул төрекчә, мин татарча. Концерт номерларын уеннар белән чиратлаштырдык. Халык төркем-төркем, гаилә-гаилә булып өстәлләр янында ашап, кунак булып утырды. Төшке аш һәм өйлә вакытында бөтесе тынып, намазлы кешеләр укып алгач, уеннар дәвам итте. Бүләк җыю (һәдия тупламак) сабан туеның прологы сымаграк уза. Аркан тартуны, капчык киеп йөгерү, кашык кабып йөгерү, чүлмәк ватуны бик яраталар. Бала-чага бик актив.
Зур кунаклардан Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Рамил Мәүлетов, Казан мэры урынбасары Фәрит Ишмаков, Россиянең Истанбулдагы генераль консулы Владимир Величкин, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев бар иде. Едитепе университеты галиме, тарихчы Надир Дәүләт белән танышу аеруча күңелле булды. Аның белән дә рәхәтләнеп үзебезчә сөйләштек.

Чирмешәннәрне күрим дисәң, Төркиягә бар

Икенче көнне бәйрәм Османия дигән татар авылында узды. Искешәһәр дигән кала янындагы бу авылга Рәсәйдән XVIII йөз азагында күчкән мөһаҗирләр нигез салган. Безнең якташ Бөһзат Акташ та шул авылда туып-үскән. Ул –Төркия гражданины. «Безнең бер әбиебез 1895 елда хәзерге Чирмешән районы Кармыш авылыннан бирегә килгән», – диде ул. Бер версия буенча, Кармыш авылында туып үскән Кыяметдин Әгъзамов дигән гыйлемле егет берничә гаилә белән Төркиягә һиҗрәт кылырга мәҗбүр була. Мәгәр яңа мәмләкәткә барып төшкәч тә үз фамилияләрен йөртү мөмкин түгеллеген аңлап, Кармышлылар – Кармыш, ә Акташ ягыннан китүчеләр үзләренә Акташ дигән фамилия ала. Гомерләр узып Кыяметдиннең балалары да үсеп җитеп ике нәсел үзара кушылгач, тамырлары Кармыштан булган Бөһзат әфәнденең бабалары да Акташ булып китә.
Бүгенге көндә Бөһзат әфәнде Измир шәһәрендә яши. Көмеш кибете тота. Ак комны эретеп бижутерия ясый. Бөһзат аганың фамилиясе дә шуннан килмиме икән дип уйладым. Көмешче, ягъни ак таш остасы. Һөнәр атамасының фамилия булып китү очраклары еш күренә бит анда. Шундый элмә такталар да күрдек: «Калайчы Мәмәт», «Күнче Хафиз», «Итче Хөсәен» һ.б. «Зәркәнче кешеләре әз булу сәбәпле, улымны да шуңа махсус укыттым», – ди Бөһзат ага. Безнең якларга кайткалап йөри ул. Кармышта 1952 елда, шулай ук Самарадагы кардәшләрендә булган. Туганнары белән хат алыша. Нәсел шәҗәрәсен сорап, Кармыштан аларга хат салган булганнар. Төркиядәге кардәшләр бик теләп нәсел-ыру хакындагы кыйммәтле мәгълүматны уртаклашканнар. Гаять кызыксынучан кеше ул Бөһзат ага. Милли хәят, татар рухы белән яши торган ватанпәрвәр кеше. «Төркиягә килгән барлык татарларны кунак итәм. Берәр генә атна кунак яисә татар кешесе килми торса, үзебез, кунакханәләргә чыгып, якташларыбызны эзләп китәбез. Үземә дә балаларга да ана телен оныттырмаска кирәк», – ди якташыбыз. Төрекчәсе үтә дә мөкәммәл, шулай да рус сүзләрен кыстыргалап сөйли Бөһзат ага (безгә аңлаешлы булсын дип тырыша). Кыска шигырьләр, халык авыз иҗаты үрнәкләре туплый. Уллары да татарча яхшы белә. Бу уңайдан шуны әйтим: Төркиядәге милләттәшләр, кызганыч ки, күбесе төрекләшкән. Яшьләр татарча авыр сөйләшә, йә бөтенләй белми. Үзара аралашканда өлкән буын да төрекчәгә күчә. Минем аптырап торганны аңлаган бер агай:
– Без сезгә килгәч, русча сөйләшмәгез инде, дип ялварабыз. Безнең ник төрекчә сөйләшкәнне аңлагансыздыр инде хәзер, – дип куйды. Мәйдан читенә куелган чатырларга, намаз вакыты җиткәч, кереп укып чыгалар. Мин Россиядән барган адәм, баштарак аңышмыйча тордым – монда нәрсә «не так» соң? Бар да үз урынында икән, Рәсәй гадәте безнең җелеккә үтә язган, бары шул гына. Бер ир-ат та сыра йә аракы тотып йөрми, бөтенесе аек, сөйләгән сүзе тәртипле, кыяфәте җүнле, мөгамәләсе ипле. Уеннарга кушылып рәхәтләнеп бииләр, уйныйлар. Хәтта алагаем гәүдәле абзыйлар да, өлкән яшьтәге ханымнар да шушы мәҗлестән ямь таба, күңел ача. Якты дөньяда булуыңа, аралашуыңа, бәйрәмдә катнашуыңа сөенеп, ял итеп, вакытыңны файдалы үткәреп, шайтан суыннан башка да күңел ачарга мөмкин икән ләбаса!
Төркиядә безнең Гаяз бабабыз Исхакый яшәгән, Бәркәтә авылында туган Әкъдәс Нигъмәт-Курат та анда яшәп вафат булган. Бәркәтә кызы Ләйсән дә безнең белән бер чорда Казан дәүләт университетында белем алган иде. Татар халык хорында студент чакта бер дәвердә җырлап йөргән идек. Аны да Истанбулда күреп гаҗәпләндем. Шунда кияүдә икән. Хәзер инде Шаһин фамилиясен йөртә. Мәрмәрә университетын тәмамлагач, татар, рус теле укытам, ди. Районыбызның тагын да күп кешеләре Төркиядә яши торгандыр. Бер сәфәрдә барын да белеп булмады. Табигате белән дә, тормышы һәм яшәү рәвеше белән дә җәлеп итүче бу мәмләкәт, чын мәгънәсендә, гүзәл җир. Анда дөньяның башка бер генә ягында да үсми торган кабатланмас үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Автобус тәрәзеннән карап барганда күңелгә рәхәт хисләр иңә, берара үзеңне әкияткә эләккән сымак хис итә башлыйсың.
Ничә буын татарлар өч диңгез кочагындагы хозур дөньяда гомер кичерә. Госманиядә Сабан туен ачканда мулла агай татарчалап болай диде: «Гүзәл Ватаныбыз Төркиягә иминлек теләп дога кылыйк». Әйе, Төркия хәзер алар өчен Ватан, ата-бабалар җире.

Финляндиядә туган фикерләр

Аллаһның рәхмәте белән 2005 елның сентябрь урталарында Финляндиядә дә булып кайтырга туры килде. Максатыбыз – андагы ислам-татар җәмгыятенең, атап әйткәндә, Окан Таһирның чакыруы буенча, Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсе үткәрү. Берничә кеше юлга кузгалдык. Зөһрә Сәхәбиева, Рамил Курамшин, Асия Юнысова, Флера Тарханова, Фердинант Сәлахов, Уфадан җырчы Илһам Вәлиев һәм мин. Петербургта көн буе торырга туры килгәнлектән, безне Лев Гумилевның музей-фатирына алып бардылар. Музейның җитәкчесе Марина Козырева кызыклы экскурсия үткәрде. Галимнең татар-төрки тарихына нисбәтле берничә китабын сатып алдык. Гомеренең унөч елын төрмә-лагерьларда үткәрәгән, берничә генә ел аерым фатирлы булып яшәүгә ирешкән галим биредә кинәнә-кинәнә фәнни эш алып барган икән. Һәрнәрсәдә аның кул җылысы, һәркайда аның рухы тоемлана. Истәлек дәфтәренә «Мы трижды благодарны» дип язып калдырдык.
Төнлә автобуска утырып Финляндиягә кузгалдык. Бер карасаң, Санкт-Петербург белән Хельсинки арасы кул сузымында гына булса да, ике чикне узганчы, без шәһәргә килеп кергәнче таң атты. Иң әүвәл күзгә ташланганы – чисталык, тәртип. Яшел матур кырлар, агачлыклар, сулыклар иртәнге кояш нурларында тагын да сихри-әкияти манзара булып күренде. Кырларда өеп-өеп куелган эре-эре гранит ташларын бозлык дәвереннән үк калган диделәр. Бөтен җирдә ниндидер тәртип, сизелеп, күзгә күренеп торган бәрәкәт. Илгә килеп кергәч тә, гидыбыз Виктория Суоми белән таныштыра башлады. (Илне үзләре шулай атый икән). Финнарның табигатькә бик тә игътибарлы икәнен белдек. Күлләре күп. Аларда суларның чисталыгы дәүләт контролендә тотыла. Ул чактагы президент ханым Тарья Халонен елга бер мәртәбә көймәгә утырып берәр күлнең уртасына йөзеп керә һәм стакан белән чумырып су ала да шуны эчә икән. Әтрафындагы журналист халкы, сәясәтчеләр, дипломатлар, тамашачылар, билгеле ки, күзәтеп тора. Әнә шундый хикмәт. Шәһәрләрдә краннан килә торганын да чишмә суы дияргә мөмкин, чөнки ул сигез кат чистарту уза! Сап-салкын, искиткеч тәмле саф су. Үзебез яшәгән Еврохостельдә (кунакханәдә) без аны шешәләргә агызып куя идек. Бераз калгыгач, җылынгач рәхәтләнеп эчәсең.
Безнең ике катлы автобусыбыз җилдерә торган юл бик сыйфатлы, тигез. Юллар башлыча дәүләтнеке, аның карамагында. Әмма хосусый урыннар да бар. Юл кырыйларында буйдан-буйга сузылган тимер коймалар күренеп кала. Моның да хикмәте бар икән. Урман булган җирдә, табигый хәл, пошилар да яши. Ләкин алар берара Финляндиядә бик күп үрчи. Кисәк кенә юлга атылып чыгып автомобиль һәлакәтләре, үлем-китемнәр арта. Кайбер хайваннарның авырлыгы бит тоннага якынлаша! Шуннан соң хөкүмәт бөтен үзәк юлларны ике яктан киртәләп алырга карар кыла. Ләкин бу яңа проблема кузгата. Әйтик, ата поши бер якта, анасы икенче якта калырга мөмкин. Шундый хәлне күздә тотып, юл асларына пошилар сыярлык җир асты юллары – үткелләр ясала. Күзәтүчән һәм табигатьләренә үтә дә сакчыл булган финнар моның белән генә дә чикләнми әле. Пошилар аннан үтеп йөргәндә, аяк астындагы елан, бака ише җир-су хайваннарын таптый ала бит! Дөрес түгел ич инде. Таптамасыннар! Шуннан финнар, җаныкайларым, вак-төяк хайваннар, бөҗәкләргә юл астыннан аерым аркылы торбалар суза. Үзенә дигән үткелне сөйрәлүчеләр ничек табадыр – монысы караңгырак. Бу юл пошилар өчен, бусы сезнең өчен дип язып та куялардырмы?
Суоми иле урманга да бай. Ләкин финнар үз урманнарына бик тимиләр, саклыйлар. Агач материаллары, башлыча, Россиядән кертелә. Аннан соң җиһазлар һәм төрле эшләнмәләр рәвешендә без шуны яңадан сатып алабыз инде.
– Финляндия татарлары – заманында Россиядән, атап әйткәндә Түбән Новгород өлкәсеннән, аның да Актук, Уразавыл тирәсеннән күчеп киткән эмигрантлар. Дөресрәге Финляндия Россиядән аерылгач, алар мөһаҗирлектә калган. Хельсинкиның Фредерик урамында бер бинаны мәхәлләгә сатып алганнар. Аның түбәсендә зур ярымай куелган, һәм ул ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Мәчет тә шунда, төрле утырыш-кичәләр өчен зал да бар. Башка бүлмәләргә дә урын җитә. Мәхәллә бинасына каршы яктагы 20 нче йортта ислам җәмгыятенең кунакханәсе һәм күршедә генә имамның фатиры. Ул елларда анда Мәскәүдән чакыртып алынган Рамил хәзрәт Беляев дин эшләрен алып бара иде. Хәзер дә матур гына эшләп килә. Бик гыйлемле егет булуы өстенә чып-чын зыялы һәм күркәм шәхес. Без кунакта чакта ул фин телен өйрәнеп ята иде. Мәхәллә залында ике сәгатьтән артык концерт куйдык. Зөһрә ханым һәм башка артистларыбызны кайнар алкышларга күмделәр. Алар Европада гомер итсә дә мөселман традицияләренә тугрылыклы, аңлы, затлы, чын сәнгатьне сөюче зәвыклы халык. Хәйдәр Бигичевны искә алдык, хәзрәт вәгазь сөйләгәч, дога кылды. Зөһрә ханым бик канәгать булып Рамил хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде дә: «Кулыгызны кыссам ярыймы?» – диде. Рамил хәзрәт тә Түбән Новгород ягыннан бит:
– Финляндиядә ярый!.. – дип куйды.
Окан Таһир һәркайсыбызга җәмгыять исеменнән «Җырларыбыз» дигән ноталы ике томлык китап бүләк итте. Латин хәрефләре белән шунда бастырылган бу җыентыкны бик яратып кабул иттек.
Мәхәлләдә төрле кичәләр узып тора. Зур итеп сузылган өстәлләргә чәй табыны әзерлиләр һәм матур итеп татарча әңгәмә корып концерт-тамашалар карала, кичәләр үтә. Фин кешесенә өйләнгән яки кияүгә чыккан татарлар да бар. Мәгәр мәхәллә шундый катгый карар кабул иткән: кичәләргә татары гына килә, аны чакыралар. Әгәр җәмәгатен дә алып килә икән, барысы да фин телендә сөйләшергә тиеш була. Мондый очрашуның, билгеле инде, тел саклауда ябәләсе булмый. Ана телен саклау, килер буыннарга тапшыру өчен шушындый кырысрак адымнарга да барырга туры килә. Аның каравы нәтиҗәсе яхшы: бөтенесе шартлатып татарча сөйли, үзара да бары тик туган телдә генә аралашалар. Үзләре әйүенчә, телләрен рус сүзләреннән арындырганнар. Алар урынына зарурият булганда төрек сүзләре кабул ителгән. Башлыча кеше исемнәре күп алынган. Шулай да рус сүзләре, әби-бабадан күчкән атавизм сымак, сирәк-мирәк баш калкытып куя. Мәсәлән, алар сөйләмендә гулыш баш (пеләш кеше), эзбир (зверь), хуат (кызу, дәртле мәгънәсендә), перуд (алдан), брат, но (инкярь кисәкчәсе) очраштыра. Ешрак «әмма»ны кулланалар. Күп кардәшләребез 5-6 телдә аралаша: ана теле, фин, швед, рус, инглиз, төрек, испан һ.б. Һәммәсе дә, табигый инде, фин телен мөкәммәл белә. Фин телендә «з», «ч», «ш», «щ» кебек авазлар юк. Темпераментлы тел, тик үзләре бик салмак һәм тыйнак халык. Финнар – удмурт, мордва, мари, коми, венгрларның кардәшләре. Хельсинкида фин-угыр халыклары китапханәсе дә эшләп килә. Анда шушы халыклар мәдәнияте буенча гаять бай фонд тупланган. Кешеләргә мөгамәләләре бик югары дәрәҗәдә. Законны хөрмәт итәләр. Кызыл светофорга йә машина алдыннан чабып үтүче юлчылар юк. Тротуардан җәяүлеләр артыннан «пипелдәтеп» баручы шоферлар да очрамады. Без рәхәтләнеп татарча аралашып йөрибез бит инде. Финнар безгә карап елмаялар гына. Кайберсе ипләп кенә: «Ә сез нинди телдә сөйләшәсез?» – дип сорап куярга мөмкин. Русча белүчеләр дә бар. «Балаларны махсус рус теле өйрәтелә торган мәктәпкә бирер идем. Русча белү кирәк, күпчелек дөнья русча сөйләшә бит», – ди Казан кияве Раиф Низаметдин. Моннан тыш, аларның бизнесы да шуны таләп итә. Чит илләр өчен Россия – табыш, сәүдә мәйданы да бит әле. Шунлыктан ипи-тозлык булса да русча «пупалавың» сорала. Раиф та Ирхан да келәм саталар. Махсус өйрәнү, тәҗрибә алу өчен Пакистан, Һиндстан, Төркиягә йөргәннәр. Келәмнәре матур, сыйфатлы һәм бик кыйммәт. Элегрәк заманнарда Фредерик урамы фәкать татар сәүдәгәрләренең кибетләреннән генә торган чакларны да хәтерлиләр. Бүгенге Финляндиядә тормыш арзан түгел. Ләкин аларның эш хакына таман. Әйтик, трамвайга утырсаң, 2 евро түлисең. Ул еллар курсы белән бу безнеңчә 70 сумыңны чыгарып сал, дигән сүз инде. Шуңа күрә без үзебезнең яшәгән урыннан Мәхәлләгә – Фредерик урамына биш чакым тирәсе җирне җәяү генә йөрдек. Акчаны янга калдырудан бигрәк, матур, чиста Европа шәһәре белән танышу тансык иде.
Мине телевизордан карап белүче Фарук Хәмидулла эзләп тапты. Таныштык, дуслаштык. Инде сиксән тирәсендә булса да «абый» дип эндәшкәнне яратмый икән. (Мине Зөһрә ханым кисәтебрәк куйган иде). Шулай да аралашуга бу мәсьәлә киртә булмады. Егетләрне җыеп ресторанга алып кереп кунак итте.
– Кытай ресторанына барабызмы, егетләр? – ди бу.
– Елан ашатмасалар, без риза! – дидем мин, уйламыйчарак.
– Юктыр, юктыр, елан юк. Үзем дә анда еш тукланам, бик сыйфатлы пешерәләр! – диде дустыбыз.
Фарук әфәнде үзе әйткәнчә, «фирмалар тәртипли» икән. Ягъни аларны ала, сата, тәкъдим итә. Бертуган абыйсы Фәрит исә, хосусый спорт комплексы тота. Әлеге кызыклы бинаны да карадык. Батон ипие сымак өч катлы бинаның соңгы каты һава белән кабартылып тора. Спортка, гомумән, Финляндия татарлары битараф түгелләр. «Йолдыз» спорт җәмгыяте бар. Анда йөрүче бөтен егетләр дә сөлек кебек ыспай, атлетик гәүдәле, төптән нык егетләр. Спортның байтак төрләре белән мавыгалар. Без чыгыш ясаган көнне дә яһүдләрнең һәвәскәр спорт командасы белән футбол уйнап, 3:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.
Безнең туклану бик әйбәт куелган иде: иртән кунакханәдә чәйлибез. Көндез эшмәкәр егетләрнең берәрсе ресторанга алып керә. Кичке ашка берәр гаиләгә кунакка барабыз. Үзләренең кардәшләре дә җыела. Озын өстәлләр куеп күркәм табыннарда сыйлыйлар. Төп ашны ашагач, сәгать ярымлап вакыт үткәч кенә чәй чыгарыла. Соусны «тозлык» диләр. Безгә дә куллану зыян итмәс иде бу кәлимәне. Бишмәтне пальто, суыткычны холодильник, сыраны пиво, сырманы матрас, тутый кошны попугай дип тел бозабыз бит. Үзебезнең искиткеч сүзләребез була торып! Кошелек дигәнен дә «калта» дип кертергә кирәк әле. (Дөресрәге, кайтарырга, ул элек кулланылган бит инде). Без аның урынына «акча янчыгы» дип йөргән булабыз. Ярар, Финляндиягә кайтыйк. Хельсинкида Рәфыйк һәм Гөлтән Бәдретдин, Гүзәл һәм Әнвәр Хәйруллалар гаиләсендә, Ярвәнпә шәһәрендә яшәүче Ирхан белән Җәмилә Низаметдиннәрдә кунак булдык. Тормышлары мул, иркен. Әлбәттә, барысы да тырыш хезмәт, армый-талмый сәүдә алып бару нәтиҗәсе.
Әнвәр абый Хәйрулла белән аеруча иркенләп сөйләшеп утырдык. Мин аның нәселенең ул якларга ничек барып чыгуын сораштым. «Безнең әти Зиннәтулла монда килгән, – дип сөйләп китте ул. – Эш ничек була? Финляндиядә яшәп баеган Хәйретдин Сәһлетдин дигән бер кеше Уразавылга кайта. Аның янына Зиннәтулла Хәйруллин килә.
– Сездә тормыш ямьле диләр. Чын шулаймы?
– Әйе, матур яшибез, шөкер! – ди бай.
– Мин барсам, каршы алырсыңмы?
– Алырмын. Килә генә күр.»
Шул рәвешле 1908 елны унсигез яше тулган Зиннәтулла тәвәккәлләп ерак сәфәргә чыгып китә. Теге бай авылдашын эзләп табып ял итә, хәл җыя. Аңа агай болай ди:
– Инде яхшы ял иттең, ашадың, әйдә эшкә кереш. Мә сиңа тартма. Йорт саен йөре, товар сат.
Тартмада хатын-кыз киемнәре тутырып бәяләре былаука (булавка?) белән каптырылган була. Кыскасы, сатып алучы сөйләшеп тормый гына кирәген алырлык итеп уйланылган. Зиннәтулла кыюсыз гына беренче ишеккә шакый. Бик чибәр генә бер ханым килеп чыга. Ул оекларны караштырганда егетнең башыннан төтен генә чыкмый. «Йа Ходаем, берәр нәрсә генә сорый күрмәсен, буталып та аңлаталмам…» – дип уйлый яшь сәүдәгәр. Шуннан акрынлап чит ил тормышына да, сәүдә эшенә дә, хәтта фин теленә дә тиз төшенә Зиннәтулла. Үзе мая туплап әкренләп аякка баса. Балалары туа. Бер улы Әнвәр (безнең хуҗа) үз кәсебен башлый: туннар тегәргә керешә. Аукционнан тиреләр сатып алып, үзе яши торган йорт астында беренче катта эшкәртә. Сәүдә залы да шунда ук. Кыйммәтле тиреләр, туннар сатыла торган бу кибетнең исеме «Тилли-тюрки». Гүзәл ханым белән дүрт бала тәрбияләгәннәр: Фидә, Гөлин, Нәсрин исемле кызлары һәм Раиф исемле уллары бар. Барысы да затлы, чибәрләр. Ә кызларның исемнәре төрек теленнән. Совет чорында, без изоляциядә яшәү сәбәпле, мәдәни багланышлар сыек иде бит. Татарлар белән элемтә булмагач, рухи «дефицитны» Төркия мәмләкәте аша тулыландырганнар. Туннар сату керемле эш иде, ди сәүдәгәр. Тик үзе 65 яшендә пенсиягә чыккан. Хәзер эшен олы кызы Фидә дәвам итә. Ләкин туннарны алучы азрак икән шул. Хәтта бер тун да сатылмаган көннәр була. Җәй айларында алучылар бөтенләй дә сирәгәя. «Андый чакта кибетен үк бикләп куярдай буласың», – ди Әнвәр ага. Хельсинки уртасында биш бүлмәле фатирда яшиләр. Авылда бакчасы да бар икән. Анда хәтта аюлар да килгәли, ди.
Табигать кешегә якын шул анда. Татар-мөселман зиратында да булдык. Биредә тиеннәр, куяннар кешедән качмыйча иркен йөри. Зиратта хәтфә яшел чирәм үсә, аңа торба сузып су тоташтырылган. Үз вакыты белән сиптереп ала. Аллеялар бик пөхтә, тәртипле. Зур агачлар кабер өстенә утыртылмый. Чәчәкләр генә рөхсәт ителә. Зиратны карап торучы бер кеше, яныбызга килеп, аңлаган кыяфәт белән карап тора башлады. Үзе фин, ә хатыны татар кызы икән. Яңапар (Актук) авыл тарихын язган Хәсән Хәмидулланың каберен, 1990 елны Казанга килеп бераз укып киткән Айнурның әтисе Фатыйх Низаметдиннең каберен карадык. Фотосурәт остасы Хәбибә Насретдиннең дә бакыйлык йорты янәшәдә генә икән. Бу ханым – Илһам Шакиров белән Римма Ибраһимова Хельсинкига баргач, аларны матур итеп фотога төшергән кеше. Ул профессиональ сурәтләрне Илһам аганың 70 яшьлек юбилее уңаеннан чыккан китапта күрергә мөмкин.
Барысы да җитеш, һәммәсе дә тәртиптә Финляндиядә. Тик бер нәрсә күңелне тырный: мәхәлләдә яшь кызлар, егетләр күп булса да, гаилә корырга кандидатура таба алмыйлар. Без кунакта вакытта Әнвәр абыйның мин санаган өч кызы да кияүдә түгел иде. Голливуд йолдызлары кебек чибәр, һөнәрле-кәсепле, бай кызлар. Кияү юк! Фин кешесенә яки русларга әти-әниләренең бирәсе килми. Россиядән татар барып урнашса, кабул итәләр. Бары тик һөнәрле бул да, телне өйрән. Биш елдан соң гражданлык та бирәләр. Безне озата йөргән Фидә көлдерде:
– Мин мәхәллә кешесенә чыкмыйм. Әйтик Сабит белән үбешүемне күз алдына да китерә алмыйм.Ул бит миңа абый кебек якын!
Бу шаяру төбендә хикмәт бар. Финляндия татарлары, чыннан да, бер гаилә кебек яши. Милли асылыбызны саклауда, мәдәни ихтыяҗларны үтәүдә, татар булып калуда алар бердәм һәм күп кенә башка диаспоралар өчен бу җәһәттән үрнәк булып торалар.

Илдар_Кыямов_37

Келәм кибетендә. Хельсинки, 2005 ел

 

Илдар_Кыямов_39

Лев Гумилев музей-фатирында галимнең яраткан эш өстәле


Комментарий язарга