Логотип «Мәйдан» журналы

Әнвәр өчен иң кадерле концерт әтисе кулына гармун алгач башлана

Бу нәселдә ир-егетләр моңлы булып туа.Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев - әти-әнисенең төпчек улы, ике кыз һәм ике малайдан соң туган бишенче татлы җимеш.Балачакта иң беренче тәрбия -...

Бу нәселдә ир-егетләр моңлы булып туа.
1539582037_nurgaliev
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев - әти-әнисенең төпчек улы, ике кыз һәм ике малайдан соң туган бишенче татлы җимеш.
Балачакта иң беренче тәрбия - хезмәт була. "Әти - көтүче, әни - чөгендерче, көннәре эштә үтә иде. Барысына да ничек өлгергәннәрдер", - ди ул алар турында. Кадерле кешеләрен телгә алганда аның йөзе аеруча яктырып китә. Аларның тормышын җиңеләйтергә, аны матурларга бөтен көчен сала төпчекләре.
Нәсимә апа белән Мәрвәр абый улларының җырчы булуына баштарак күнегеп китә алмасалар да, хәзер аның уңышларына сөенеп бетә алмыйлар.
Ә уңышлар алкышларда күренә. Күптән түгел Әнвәр Нургалиев Мәскәүдәге "Космос" залында концерт бирде. Җыелган халык залга сыеп бетә алмагач, шул көнне үк янә бер концерт куяга туры килде.
Әнвәрнең концертлары кайда да аншлаг белән уза. Казандагы "Уникс" залындагы өч концертка да билетлар бер ай элек сатылып беткән иде. Ектеринбург, Пермь якларында да шул ук хәл. Гыйнвар азагында җырчының 45 яшенә багышланган концертлар Уфада узачак. Анда Гүзәл Уразова, Фирдус Тямаев, Радик Юлъякшин, Рәдиф Зарипов һәм башкалар катнашачак.
Әмма Әнвәр өчен иң кадерле концерт әтисе кулына гармун алгач башлана. Мәрвәр абый уйный, Нәсимә апа үзе көенә җырлый-җырлый чәен ясый... Шушы мизгелне күрер өчен җырчы, меңнәрчә чакырымнар узып, туган йортына ашкына. Аның әтисе белән генә сөйләшер сүзләре бар. Соңгы арада алар улы Рафаэль өчен дә сер түгел. Улы - университетта белем ала. Ә әти-әнине кадерләү сабагы - аның күз алдында.
Фото: "Татары мира" сайтыннан

https://kiziltan.ru/

 

Комментарийлар