Логотип «Мәйдан» журналы

Әннәй

«Әни», диләр, яки «әнкәй», диләр –Күпләр шулай дәшә үз итеп.Әни, диеп йөрсәм әнине мин,Сөйләмәс тә идем сүз итеп. Бер карасаң, монда искитәрлекАерма юк кебек әллә ни:Мин әбине «әнкәй» диеп үстем,...

«Әни», диләр, яки «әнкәй», диләр –
Күпләр шулай дәшә үз итеп.
Әни, диеп йөрсәм әнине мин,
Сөйләмәс тә идем сүз итеп.
 
Бер карасаң, монда искитәрлек
Аерма юк кебек әллә ни:
Мин әбине «әнкәй» диеп үстем,
Әниемә дәштем «әннәй» дип!
 
«Ән-нә!» диеп телем ачылгандыр...
«Әннәй», бәлки, шуннан киләдер?! –
Моны белсә, әби беләдер дә,
Моны белсә, әни беләдер...
 
Әни эштә булган... Мин, күрәсең,
Әби белән күбрәк йөргәнмен:
Бәлки шуңа «әнкәй» дигәнмендер –
Әни кебек кабул күргәнмен?!
 
Җәйләүләрдә сыер сауды әннәй,
Кибетче дә булды соңыннан...
«Әннәй, прәнник бир әле!» – дип, мине
Үчеклиләр иде сеңелләр.
 
Әни-әнкәйләргә «инәкәй» дип,
Дәшә күпләр безнең якларда...
И ояла идем, әниемә
«Әннәй» диеп әйткән чакларда.
 
Шулай дигәнемне ишетсәләр,
Кызлар көләр төсле иде бик...
Мәктәп бетергәнче, «әннәй» дидем –
Әйтәлмәдем тәки: әни, дип!
 
Казаннарга киткәч, гел «әни» дип,
Читенсенеп, дәштем әнигә.
Шул чакларны искә төшерәм дә...
Кыен булып китә әле дә.
 
Әни сүзе – изге, кадерле сүз,
Газиз миңа «әннәй» сүзе дә.
Әннәй, дисәм, дөньям балкып китә,
Кояш яна кебек йөземдә!
 
«Әннә!» диеп телем ачылгандыр –
«Әннәй», бәлки, шуннан киләдер...
Моны белсә, әби беләдер дә,
Моны белсә, әни беләдер!
 
Их, сорарга иде үзләреннән
Җайлы вакыт табып берара...
...Әби дә юк бүген, әни дә юк –
Берсе дә юк инде сорарга.
 

Ләбиб ЛЕРОН


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар