Логотип «Мәйдан» журналы

Әнкәйне сагынам

Таныш тыкрык,Кайтып киләмЭлеккечә, бик әзгә.Күзем төшә, иң беренче,Әнкәм көткән тәрәзгә. Әнкәм утырткан миләшләрӘнә, тагын кызарган.Сукмакларга чирәм үскән...Әнкәм, бәгърем, күз алмам...Кайтып бу...

Таныш тыкрык,
Кайтып киләм
Элеккечә, бик әзгә.
Күзем төшә, иң беренче,
Әнкәм көткән тәрәзгә.
 
Әнкәм утырткан миләшләр
Әнә, тагын кызарган.
Сукмакларга чирәм үскән...
Әнкәм, бәгърем, күз алмам...
Кайтып булса иде кабат
Безне көткән чагыңа,
Чирәм үстермәс идем лә
Туган йорт сукмагына...
 
Еллар үткән саен күңел
Сине ныграк сагына,
Оҗмах түрендәдер урын
Синең изге җаныңа.
 

Зөләйха МИНҺАҖЕВА


Фото: https://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/malocaltikovskoe

Комментарийлар