Логотип «Мәйдан» журналы

Әнкәй таңы

Әнкәй, мине таңда уят әле,Шул чакларда серле бар дөнья.Кош сайравы, җилләр исүләре,Үтә якын иртә таңнарда.Әнкәй, мине таңда уят әле,Таңнарыңның берсен бүләк ит.Жәлләп мине уятмыйча калма,Ал таңнарны с...

Әнкәй, мине таңда уят әле,
Шул чакларда серле бар дөнья.
Кош сайравы, җилләр исүләре,
Үтә якын иртә таңнарда.
Әнкәй, мине таңда уят әле,
Таңнарыңның берсен бүләк ит.
Жәлләп мине уятмыйча калма,
Ал таңнарны сирәк күрәм бит.
Әнкәй, мине таңда уят әле,
Такыялар килә үрәсем.
Таң сызылып, кара төн китүен,
Килә тагын минем күрәсем.
Әнкәй, мине таңда уят әле,
Чәчләремнән сыйпап иркәлә.
Мин торырмын, тырышырмын, әнкәй,
Тормый калмам шушы иртәдә.
 
Пойково – гүзәл шәҺәр
Көннән-көн матурланасың,
Көяз кызлар шикелле.
Сайрар кошларың көй суза,
Моңнарга күмеп җирне.
Фонтанлы мәйданнарыңда
Үсә гөлләр, чәчкәләр.
Таштан киенгән урамнар,
Фонарьлар нур чәчәләр.
Даныңны нефтьчеләрең
Күтәрә бөекләргә.
Бәләкәй генә авылдан
Әйләндең зур шәҺәргә.
Китәсем дә килмәс синнән
Аерылу килсә әгәр.
Җанга якын җирем минем,
Пойково – гүзәл шәҺәр.
 
 

Вакыт ага


Миннән кала, сиңа бара,
Синнән кала, ары китә.
Гасыр аша гасыр ага,
Гасыр аша вакыт үтә.
Вакыт тама, гомер ага,
Бер дә аңа аптырама!..
 

Әйтелмәгән сүзләр


Әйтеләсе сүзләр әйтелмәде,
Әйтермен, – дип, – башка вакытта.
Әйтәм диеп йөргән ул сүзләрем
Төер булып калды тамакта.
Икәү бергә булган чакларымда
Әйтер сүзем әйтә алмадым.
Әллә нинди сүзләр булгандыр да,
Әйтер сүзләр таба алмадым.
Әйтер сүзләр әйтелмичә калды –
Үкенечкә, әллә шатлыкка?
Әйтми калган сүзем
Калсын үзем белән
Дәлил булып түзем-ныклыкка!
 

Яңгыр


Анна Ахматовача уйланулар
Шыбыр-шыбыр түбә ялмый
Утырып кына яуган яңгыр.
Шыбыр-шыбыр нидер көйли,
Бетми торган нинди җырдыр?
Төнгелеккә килгән яңгыр
Каплап алды күкнең йөзен.
Ышык җирдә тыңлап ятам, –
Яңгыр көе – әйтерсең мин.
Шыбыр-шыбыр – көең матур,
Оеп китәм, моңга тулып.
Каян килдек, кай яклардан,
Кай илләрдән, йолдыз булып?
Шыбыр-шыбыр килә яфрак
Агачларга җилләр исеп.
Талгын гына яңгыр туктый,
Тып-тып итеп, тып-тып итеп.
 

Тыныч кич


Кичне көтәм, тыныч җилсез кичне,
Зәңгәр шәлен ябар кырларга.
Рәхәт тә соң, үзем генә калып,
Сихри галәм җырын җырларга.
Күккә карыйм, күктә чиккән яулык,
Йолдызларның төрле төсләре.
Күзнең явын ала йолдыз җиле,
Тоясың син сихри көч барын...
Талгын гына кичке җил искәндә,
Ишетелә гармун тавышы.
Тулган ай да, җирне нурга күмеп,
Мең исбатлый гомер агышын.
Тирә-якта тынлык, тыңлап туймыйм,
Тынлык микән, бәлки алданам?
Төннәрен дә яшәү дәвам итә,
Кемдер үлә, туа яңадан.
Ай-йолдызлы күлдә камышлар да,
Тирбәләләр җилдә җай гына.
Күңелемә тыныч, йөрәгемә
Кичке күренеш – сары май гына.
 

Бер шигырьне килә язасым!


Шигырь язасым бар, иң матурын!
Җиңел булсын аны укырга.
Шул шигырьнең эчләренә сыйсын,
Шаулы тормыш матурлыгы да.
Аны укып, яшәү дәрте артсын,
Аны укып, канат чыныксын.
Күңел төшеп, җанны әрнетмәсен,
Киресенчә, җанда ут янсын.
Үрләсен ут бөтен халәтеңә,
Шул тәэсирдә озак яшәлсен.
Бер шигыремне язасым бар әле,
Күңелем яшьнәп, күзем яшьләнсен!
 

Фәния ХАРИСОВА

Комментарийлар