Логотип «Мәйдан» журналы

Әнкәй җырлый

Әкрен генә әнкәй җырлый,Кеше тыңлар дип түгел,Газеталар, радиоларМактап зурлар дип түгел...Әнкәй җырлый,Иске көйгәХәзерге сүзләр табып.Су беләнме,Моң беләнмеЮыла табак-савыт.Алтынлый кояш нурларыКече...

Әкрен генә әнкәй җырлый,
Кеше тыңлар дип түгел,
Газеталар, радиолар
Мактап зурлар дип түгел...
Әнкәй җырлый,
Иске көйгә
Хәзерге сүзләр табып.
Су беләнме,
Моң беләнме
Юыла табак-савыт.
Алтынлый кояш нурлары
Кече як тәрәзәсен.
Әнкәй җырлый,
Үзе тыңлый,
Белеп үз дәрәҗәсен.
Тавышы аның көчле түгел,
Тетрәми ишек-өрлек.
Ә, шулай да дөньядагы
Бар кеше ишетерлек.
Яшьлеген искә аламы,
Әллә, моңга таралып,
Яңгырыймы
Икмәктән дә
Мәхрүм үткән балалык.
Әллә шулай барлыймы ул
Читтәге балаларын?
Җырлар-йөрәк авазлары
Бу газиз аналарның.
Әллә сугыш елын уйлый...
Моңнарына орынма:
Яуда калган якташларның
Тавышы бар җырында.
Җырлый әнкәй,
Аның белән
Кемнәр бар тиңләшерлек?
Җирнең барлык җырчылары
Бу моңга көнләшерлек.
Әкрен генә әнкәй җырлый,
Күңелгә моңы йога,
Тарала җилдән җилләргә,
Тарала илдән илләргә
Ярым җыр,
Ярым дога.
Күңелгә моңы йога.


Хәниф ХӨСНУЛЛИН


Фото: https://sultan-arch.livejournal.com/291688.html

Комментарийлар