Логотип «Мәйдан» журналы

“Энҗе” яшь һөнәрчеләрне көтә

30 ноябрьдә “Корстон” комплексында кул эшләренең “Энҗе” V республика конкурсы узачак.  Бу бәйге “Ярдәм” фонды, “Ватан” яшьләр үзәге белән берлектә оештырыла. Яшьләр арасында татар халкының һөнәрчелеге...




30 ноябрьдә “Корстон” комплексында кул эшләренең “Энҗе” V республика конкурсы узачак.






  Бу бәйге “Ярдәм” фонды, “Ватан” яшьләр үзәге белән берлектә оештырыла. Яшьләр арасында татар халкының һөнәрчелеген саклап калу, аны үстерү – конкурсның төп максаты шушылар. Җитмәсә, бу юнәлеш Татарстан дәүләт сәясәтенең әһәмиятле өлеше булып тора.





Республикабызда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда яшьләрне халык һөнәрчелегенә, татарларның декоратив-гамәли сәнгатенә җәлеп итү мөһим роль уйный. Бу өлкәдәге профессиональ белем бирү, гомумән, һөнәрчелекне үстерүдә кирәкле шарт булып тора.


Нәкъ менә “Энҗе” кебек конкурслар ярдәмендә яшьләрдә халык һөнәрчелегендә кызыксындыру уяту мөмкин. Конкурста төрле төрдәге кул эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Алар арасында чигелгән, бәйләнгән эшләнмәләр, кулдан ясалган топиарийлар, агачтан эшләнелгән сувенирлар да булачак.


Конкурс жюриен сәнгать белеме кандидаты Рауза Солтанова җитәкли. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук оештыручылар “Тамашачы мәхәббәте”, “Социаль челтәрләрдәге лайклар буенча җиңүче” номинацияләрендә дә бүләкләр әзерләгән.


SONY DSC




Комментарийлар