Логотип «Мәйдан» журналы

Әниемнең дисбесе

Дисбе тезәм. КулларымдаӘниемнең дисбесе.Барсын аңа догаларымКадерлесе, изгесе.Әнием тарткан дисбенеңҖепләре бик таушалган.Дисбенең һәр төймәсенәКүңел җылысын салган.Бисмилла әйтеп, нык җепкәДисбеләрне...

Дисбе тезәм. Кулларымда
Әниемнең дисбесе.
Барсын аңа догаларым
Кадерлесе, изгесе.
Әнием тарткан дисбенең
Җепләре бик таушалган.
Дисбенең һәр төймәсенә
Күңел җылысын салган.
Бисмилла әйтеп, нык җепкә
Дисбеләрне тезәмен.
“Әнием, сине бик сагынам,
Әле дә ничек түзәмен.
Дисбеләр тоткан кулларың
Калтырады җиңелчә.
Бу дөньядан китеп бардың
Бер рәхәт тә күрмичә.
Борчуларың булган чакта
Син дисбеңне еш тарттың.
Сагышларың-кайгыларың
Аның аша тараттың.
Ахирәттә, әни, сиңа
Оҗмах нуры сибелсен!”
Бисмилла әйтеп тартамын
Әниемнең дисбесен.
 

Гөлсем ФӘТТАХОВА


Фото: https://www.facebook.com/

«Мәйдан» №9, 2020 ел.

Комментарийлар