Логотип «Мәйдан» журналы

Әнием куллары

Яшь сыгумы, белмим, нидер инде…Башка түзәр хәлем калмады.Газиз әнкәм, йомшак кулларыңныТузган чәчләремә салчәле.Гадәт шулай безнең: син тартындыңОзата барам, диеп әйтергә.Казлар куган булып арттан кил...

Яшь сыгумы, белмим, нидер инде…
Башка түзәр хәлем калмады.
Газиз әнкәм, йомшак кулларыңны
Тузган чәчләремә салчәле.
Гадәт шулай безнең: син тартындың
Озата барам, диеп әйтергә.
Казлар куган булып арттан килдең…
Шула й кереп калдың хәтергә.
Китеп барам… Эшләнмичә кала
Мин эшләргә тиеш эшләрең.
Тәнем генә китә автобуста,
Җаным кала, кала хисләрем.
Кайда йөрмим, гүя һәрбер якта
Син нәкъ шулай карап каласың.
Аерылу юк безгә – күңелең белән
Гомер буе озатып барасың.
Күз алдымда җыерчыклы кулың…
Хәсрәт ярган аны, без ярган.
Тормыш юлы бүген шома икән,
Шушы кулга ышкылып шомарган.
Һич нәрсә юк аңа тиң булырдай,
Дөньяның ул – асыл энҗесе.
Шушы куллар – бар иманым минем,
Гомерем моңы, күңлем көзгесе.
...Әнием кулын әгәр оныта калсам,
Иң-иң каты җәза бирегез!
Ә шулай да, мине аңлар өчен,
Бу кулларны килеп күрегез,
Әнигезне кайтып күрегез!
 

Рахмай ХИСМӘТУЛЛИН


Фото: facebook.com

 
«Мәйдан» №11, 2020 ел

Комментарийлар