Иман, Намус калыр тәхеттә!

Бу сүзләрне күпләр әйткән инде,
Әйткән инде төрле телләрдә:
Җиңел бәхет, харам маллар хакы
Югалтулар белән түләнә.
Хәләл байлык тамчы-тамчы керә,
Хәләл малга сеңгән тир исе.
Бөртек кадәр уңышның да хакын
Таудай хезмәт белән түлисе.

Беркайчан да берни бушка түгел,
Ышанмагыз харам бәхеткә.
Заманалар, чорлар алышыныр,
Тик барыбер
Иман, Намус калыр тәхеттә!

 

 

Сез дә…

Сез дә минем әни сыман
Күмәчләр саласыздыр,
Атна кичләр җитү белән
Мунчалар ягасыздыр…
Сезнең коймак та уңадыр,
Тел йотарлык буладыр.
Өмет булып, йөзегезгә
Таң балкышы кунадыр…
Гел юлларга карыйсыздыр,
Көннәрне саныйсыздыр.
Балагызны адымыннан,
Ерактан таныйсыздыр…
Кочаклап алырдай булып,
Каршына чыгасыздыр.
Хат-хәбәре килми торса,
Утларга чумасыздыр…

Минем сезне күргәнем юк,
Әмма мин шуны беләм:
Сез, мөгаен, бик охшаштыр
Минем әнием белән.
Аның кебек ягымлыдыр,
Мәрхәмәтле, көләчтер,
Сездә шул ук сабыр күңел,
Сизгер, олы йөрәктер…
Мин беләм: башкача булмый,
Әниләр – изге кеше!
Хатын-кызны Кояш итә
Бала – йөрәк җимеше!

 

Әни килде

Әни килде!
Шәһәр «читлеге»нә
Кереп тулды авыл һавасы,
Җылы җәйләр,
Мәтрүшкәләр исе…
Мине аңлар авыл баласы.
Әни килде!
Әйтерсең лә бүген
Кунак миндә бөтен авылым:
Берәү туган,
Берәү малын суйган,
Кемдер урнаштырган ул-кызын…
Сөйли әни
Авыл хәбәрләрен,
Җанга рәхәт, тыныч әңгәмә.
Урамда кыш,
Урамда җил елый,
Төн сарылган карлы тәрәзгә…
Әни миңа
Ак оекбаш бәйли,
Кулларына күзләр иярми.
Бер әни дә
Газиз баласының
Өшеп йөрүләрен теләми.
Бездә җылы!
Бездә җәйләр кунак!
Кояш булып әни елмая.
Төннәр, җилләр
Куркыталамыни
Янәшәңдә әни булганда?!
…Үткәнемнең
Бәхетле бер киче,
Өстәлемдә– авыл күмәче,
Икмәк исе,
Мәтрүшкәләр исе…
…Кайтарасы иде әниемне!!!
Кайтарасы иде шул кичне…

 

Рәмзия Габделхакова

Комментарий язарга