Логотип «Мәйдан» журналы

Әнәс Галиуллинның гомер бәйрәме

Бүген Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинның юбилей кичәсе була. Яраткан артистыбыз 75 яшьлеген Кәрим Тинчурин театрында билгеләп уза.12 февраль көнне 18.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Та...


Бүген Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинның юбилей кичәсе була. Яраткан артистыбыз 75 яшьлеген Кәрим Тинчурин театрында билгеләп уза.



Amer024
12 февраль көнне 18.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинга 75 яшь тулу уңаеннан драматург К.Тинчурин әсәре буенча куелган “Сакла, шартламасын!” бенефис- спектакле була. Николай Александрович ролен юбиляр башкарачак.
Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин Татарстанның Әлки районы Чуваш Кичүе авылында 1940 елның 14 декабрендә дөньяга килә. Театрда хезмәт юлын 1962 елдан башлап җибәрә.
Театрдагы 50 елдан артык иҗат гомерендә берсеннән-берсе истә кала торган образлар тудырды. Ул образлар һәрберсе тамашачыга якын.
Ә.Галиуллинның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Төп рольләре: Антонио – «Терезаның туган көне» - Г.Мдивани, Йолдыз - «Әниемнең чал чәчләре» - Ә.Мирзаһитов, Миша - «Тынгысыз йөрәк» - С.Алёшин, Кәрим - «Урман егете» - Т.Закиров, Леонидик - «Минем бичара Маратым» - А.Арбузов, Симеон - «Богауланган мәхәббәт» - Ю.О’Нил, Аяз - «Кайнана» - М.Шамыхалов, Фәрит - «Тол хатыннар көймәсе» - И.Грекова, Фәрит – «Синең җырың» - Г.Минский, Хәлил – «Нигез ташлары» - Т.Миңнуллин, Ахун – «Хуҗа Насретдин» - Н.Исәнбәт, Әсфән – «Игълан буенча өйләнү» - В.Константинов, Б.Рацер, Зыя – «Сандугачлар килгән безгә» - И.Юзеев, Сафуан - «Бер тамчы ярату» - Н.Гыйматдинова, Шәех морза - «Американ» - К.Тинчурин, Николай Александрович - «Сакла, шартламасын! » - К.Тинчурин, Саттар- «Гайфи бабай, өйлән давай!» - Г.Зәйнәшева, Кыйтфир - «Йосыф- Зөләйха» - Н.Хисамов, Саттар - «Сүнгән йолдызлар» - К.Тинчурин, Түрә - «Без барыбыз да кешеләр» - Э.М.Ремарк һ.б.
Юбилей кичәсендә артистны дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре тәбрик итәчәк. Ә 15 февральдә юбиляр шул ук “Сакла, шартламасын!” спектакле белән туган ягы - Әлки районы Базарлы Матак авылында булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар