Логотип «Мәйдан» журналы

Елый-елый шигырь ятлаган якташыбызны Малаховның “Афтар жжот” тапшыруында күрсәтәчәкләр [+ВИДЕО]

Пушкинның “У лукоморья дуб зеленый” шигырен күз яшьләре аша ятлаган малайны “Беренче канал”га чакырганнар.Чаллыдагы бер гаилә архивындагы видеоролик Андрей Малаховны бик кызыксындырган. Шигырь ятлаган...


Пушкинның “У лукоморья дуб зеленый” шигырен күз яшьләре аша ятлаган малайны “Беренче канал”га чакырганнар.



237735a629954b4dc087ccbe74e0b757_XL
Чаллыдагы бер гаилә архивындагы видеоролик Андрей Малаховны бик кызыксындырган. Шигырь ятлаган вакытта Рамазан беренче сыйныфта укыган булган. Роликны аның әнисе Эльза командировкага киткән әти кешегә җибәрү өчен төшерә. Аннан соң ул малайның әбиләренә, туганнарга җибәрелә. Шулай итеп, видеоролик кулдан-кулга китеп, Интернет челтәренә эләгә.
Әлеге язманы күргән мәктәп директоры да хәтта әти-әнине чакыртып, өй эшләренең укучыларга авырмы-түгелме икәнлеге белән кызыксынган икән.
“Афтар жжот” тапшыруының иҗат төркеме роликның героен эзләп табу өчен телевизордан проморолик күрсәтә. Рамазанны гаилә дусты Алена Лузина танып ала. Эльзадан рөхсәт алып, ул “Беренче канал”га шалтырата. Кечкенә якташыбызны 1 апрель көнне телевизордан күрсәтәчәкләр дә инде.
Башта гаилә тапшыруда катнашырга теләмәгән. Әмма продюсер белән аралашканнан соң, фикерләрен үзгәрткән. Алар 24 мартта Мәскәүгә юл тотачак.

 
http://www.almet-rt.ru/tt

 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=m5KmPYiWn78[/embed]

Комментарийлар