Логотип «Мәйдан» журналы

Эльвина Зиннурова Азнакай районы башлыгы кәнәфиенә утырды

Азнакай районында җирле үзидарә көне уңаеннан мәктәп укучылары белән бергә Дублер көне уздырылып килә.  Быел да җирлекнең җитәкче постлары белән якыннанрак танышу чарасына мәктәпләрнең өлкән сыйн...

Азнакай районында җирле үзидарә көне уңаеннан мәктәп укучылары белән бергә Дублер көне уздырылып килә.
 
Быел да җирлекнең җитәкче постлары белән якыннанрак танышу чарасына мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары – иҗтимагый лидерлар, уку алдынгылары, булачак һөнәрләрен инде сайлап куйган егет-кызлар килде, дип яза җирле  "Маяк" басмасы.
Азнакай районы башлыгы кәнәфиенә 2нче мәктәпнең иң яхшы укучыларының берсе – Балалар иҗтимагый оешмаларының район Берлеге рәисе, “Маяк” газетасы каршында эшләп килүче яшь журналистлар мәктәбе лидеры Эльвина Зиннурова “утырды”.
Аңа постын вакытлыча тапшырып торган Марсель Шәйдуллин танышуны бүгенге көн бурычларыннан башлады. Һәрвакыттагыча, планда берсе арты берсе очрашулар, кабул итүләр, киңәшмәләр тезелеп киткән. Илебезнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру да Дублер көненә туры килеп, укучылар өчен аеруча истәлекле калачак. Марсель Зөфәр улының дублерының нинди һөнәр сайлавы, ничек укуы, шөгыльләре, илдә, районда барган теге яки бу вакыйгаларга мөнәсәбәте белән кызыксынуына Эльвина да югалып калмыйча, төпле җаваплар биреп барды.
– Форсаттан файдаланып, Марсель Зөфәрович, Балалар иҗтимагый оешмалары Советы быел җәйге ял вакытында үзиреклеләр сменасы оештыру хакында тәкъдим-гозерен җиткерүне сораган иде. Монда Сезнең ярдәмгә өметләнәбез...
Бу көнне район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узып, егет-кызлар депутат вазифасы, алар каравындагы мәсьәләләр белән дә танышу мөмкинлеге алды, диелгән район хәбәрендә.

Комментарийлар