Логотип «Мәйдан» журналы

Эльмира Зарипова социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли.“Хөрмәтле социаль яклау өлкәсе хезмә...

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли.
26
“Хөрмәтле социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!
Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан, иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Сез үзегезне күркәм хезмәткә – авыр тормыш хәлендә калганнарга, мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтүгә багышладыгыз. Катлаулы, шул ук вакытта мөһим булган бу һөнәр әхлаклы, игелекле, шәфкатьле булуны таләп итә. Чөнки социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәргә ярдәм генә түгел, ә гади, кешелекле мөнәсәбәт, аралашу мөмкинлеге кирәк.
Ел саен социаль хезмәтләрдән республикада 200 меңнән артык кеше файдалана, якынча 1,7 миллион татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала. Көн саен тармак белгечләре күп балалы, аз керемле гаиләләргә, балаларга, өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм итә. Өлкән яшьтәге 4,5 мең ялгыз граждан өчен социаль хезмәткәр гаилә әгъзасына әйләнә.
Елдан-ел социаль эш формалары камилләшә, киңәя, шуның белән беррәттән, аның сыйфаты да арта.
2016 елның беренче кварталында 6 меңгә якын өлкән кешегә һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларга тернәкләндерү учреждениеләрендә социаль хезмәтләр күрсәтелде. Шулай ук, 5 меңгә якын өлкән кеше һәм инвалид гражданнар стационар учреждениеләрендә тернәкләнү узды, 15 мең кешегә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтелде.
Әлеге искиткеч матур бәйрәм көнендә барлык социаль хезмәткәрләргә үз эшләренә тугры, үзләренең карамагында булган затларның тормышларына игътибарлы булганнары өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Сезнең шәхси һәм профессиональ сыйфатлар кешеләргә алга таба да хезмәт итәр, туасы көнгә ышаныч, өмет уятып, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга булышыр дип уйлыйм. Хезмәтегез һәрвакытта югары бәяләнсен, кешеләргә кылган яхшылыгыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, тормыш дәрте, бәхет һәм иминлек телим!” – диелә министр тәбрикнамәсендә.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар