Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә сәер троллейбус йөрде

Габдулла Тукай тууына 130 ел булуны кичә шигъри троллейбуста искә алдылар. Янә җәмәгать транспортында «Шагыйрь сүзе» проекты кысаларында матур сөйләм оештырылды.Театр режиссеры Ильяс Гәрәев, Алмаз Шаһ...

Габдулла Тукай тууына 130 ел булуны кичә шигъри троллейбуста искә алдылар. Янә җәмәгать транспортында «Шагыйрь сүзе» проекты кысаларында матур сөйләм оештырылды.



стихи 4


Театр режиссеры Ильяс Гәрәев, Алмаз Шаһимәрданов, Фаил Сафиуллин, Айзил Фазлыев, Диләрә Ибәтуллина – Тукай дөньясына алып кереп китте. “Су анасы”, “Туган авыл” моңнары, “Әллүки” көйләре – рус телле олыларны да хәтта битараф калдыра алмады.
Кем ничек кабул итте бу чыгышны: берәүләр сәер троллейбус булды әле бу дип чирканса, икенчеләр шигъри батлны бердәм дәүләт имтиханының бер төре дип уйлады. Кайбер яшьләрнең мәнсезләнеп, колакчыннарын да салмыйча утырулары гына җанны әрнетте. Андыйларга Тукай туган көн ни, әллә туган тел көне – барыбер...
Ә шулай да, арада рәхмәт әйтеп, чын күңелдән елмаеп, артистлар чыгышы белән хозурланучылар да булды. Өлкән яшьтәге бер ханым әйткәнчә, «Тукай китапларын кулга алып, кем генә аның шигырьләрен кабат укып утырсын инде? Ә монда бар да әзер – игътибар белән тыңлап кына бар». Әдәбиятка тартылучылар кими барган чорда сәхнәне һәм тамаша залын менә шулай җәмәгать транспортына алмаштыру ни дисәң дә күңелле мизгел һәм әһәмиятле проект.



http://www.almet-rt.ru/tt/

 

Комментарийлар