Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә балалар хирурглары эшли башлаячак

Шәһәрдә балалар өчен хирурглар булмавы ата-аналарны күптән борчуга салган булган инде.Әлегә кадәр ашыгыч операцияләр туры килгәндә яки аларның кирәклегенә басым ясалганда сабыйларны Лениногорск хастах...


Шәһәрдә балалар өчен хирурглар булмавы ата-аналарны күптән борчуга салган булган инде.



fbacf34ebe2b9a9376a661717fb58373_XL
Әлегә кадәр ашыгыч операцияләр туры килгәндә яки аларның кирәклегенә басым ясалганда сабыйларны Лениногорск хастаханәсенә юллый торган булганнар.
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин эшлиячәк табиблар белән очрашып,  егетләргә эшләрендә уңышлар теләп, кулларына тулысы белән җиһазландырылган фатирлардан ачкычлар тапшырган. Марат Насыйбуллин һәм Павел Климашов балаларны Әлмәт шәһәре һәм “Татнефть” ААҖ медика-санитария частендә кабул итәчәкләр.
Бүген Әлмәт районында 42600 бала яши, шуларның 7200 авылларда, дип яза "Әлмәт таңнары".

Комментарийлар