Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәтлеләр районның 85 еллыгын бәйрәм итте

4 ноябрьдә Әлмәт районының 85 еллыгы уңаеннан, шәһәрдә зур бәйрәм чаралары узды. Бәйрәмдә ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, район башлыгы Айрат Хәйруллин, кунаклар, шулай ук ветераннар...

4 ноябрьдә Әлмәт районының 85 еллыгы уңаеннан, шәһәрдә зур бәйрәм чаралары узды.


843e26b412447151d3014c4543484cfc_XL


Бәйрәмдә ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, район башлыгы Айрат Хәйруллин, кунаклар, шулай ук ветераннар, район үсешенә зур өлеш керткән эшчәнлекнең барлык тармагы хезмәткәрләре катнашты.


Нефтьчеләр мәйданында һәр авыл җирлегенең тарихы, мирасы, үсеше чагылдырылган матур тамаша белән башланып киткән күргәзмә-ярминкәләр соңрак “Нефтьче” Мәдәният сараенда дәвам итте.


Халыклар бердәмлеге көне һәм районның 85 еллыгы белән котлау сүзләре Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин тарафыннан әйтелде. "Бүген Әлмәт муниципаль районы Татарстан Республикасы үсешендә әһәмиятле булган өч икътисади зоналарының берсе булып тора. Районыбыз республикада сәнәгать тармагында җитештерү күләме буенча лидерлык итә, тулаем төбәк продуктына өлеш кертүдә - икенче урында. Беркемгә дә сер түгел: Әлмәт икътисадының нигезе - нефть сәнәгате. Безнең нефтьчеләр белән тамырларыбыз уртак, язмышыбыз уртак, тарихыбыз бер дип кыю әйтә алабыз. "Татнефть" җәмгыяте, социаль объектлар төзеп, таушалганнарын төзекләндереп, авыл хуҗалыгы тармагында җитештерүчеләргә техника һәм эшче көчләр белән районыбызга гаять зур ярдәм күрсәтә. Җиребезнең төп байлыгы һәрвакыт аның энергияле, белемле, талантлы, төбәген ихлас яраткан кешеләре иде, хәзер дә шулай, шулай булачак та. Районның шәп киләчәге - яшьләре бар. Алар акыллы, һәм аларга данлы тарихыбызны дәвам иттерәсе. Безнең горурланыр нәрсәләребез, данлар, хәтер саклар кешеләребез бар. Уртак тырышлык белән, гомуми килешеп һәм аңлашып, без иң югары нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам", - дип басым ясап әйтте Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында һәм район халкына сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш теләде.


Аннары ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның әлмәтлеләр исеменә адресланган котлау телеграммасын укыды.


Васыйл Шәйхразиев, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән район халкын котлады. Ул билгеләп үткәнчә, республика Әлмәт районыннан булган танылган кешеләрен онытмый, алар арасында - фронтовиклар - Советлар Союзы Геройлары, нефть төбәгенә үзеннән өлеш керткән дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, шагыйрьләр, талантлы спортчылар.


Васыйл Шәйхразиев Әлмәт районы кешеләренә яңа казанышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.


Аннары бәйрәмдә В.Шәйхразиев һәм А.Хәйруллин лаеклыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.


Бу хакта Әлмәт муниципаль районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Шулай ук районның туган көнендә – 1930 елның 10 августында дөньяга килгән, быел 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Ямаш авылының мактаулы кешесе – Нина Ларина да бүләкләнде. Ул 10 яшеннән хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән, 3 бала тәрбияләп үстергән. Район башлыгы юбилярга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шәһәребезнең үзешчән артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителде, диелә "Әлмәт таңнары" басмасында.


 
 
Татар-информ.

Комментарийлар