Логотип «Мәйдан» журналы

«Елмаюлы бөдрә дулкыннар...»

«Елмаюлы бөдрә дулкыннар»Уйнакласа синең йөзеңдә,Йөгерек нурлар бердән электрдайДөрләп кабыналар күзеңдә.Уйлар балкый,Хисләр актарыла,Шатлык арта минем тагын да.Йөрәк сикерә, күңел кытыклана,Каным кай...

«Елмаюлы бөдрә дулкыннар»
Уйнакласа синең йөзеңдә,
Йөгерек нурлар бердән электрдай
Дөрләп кабыналар күзеңдә.
Уйлар балкый,
Хисләр актарыла,
Шатлык арта минем тагын да.
Йөрәк сикерә, күңел кытыклана,
Каным кайнап котыра тамырда.
Әгәр алсу йөзең томанланып,
Куе кара болыт йөгерсә,
Күз карашың шомлы ачу катнаш
Көчле әрнү белән төренсә,
Чырай сытыла,
Кашлар салына.
Йөрәк чәрдәкләнеп теленә,
Күңел сүрелә, йөз кайгыга төренә,
Күңелем моң белән күмелә.
 

Хәбра РАХМАН


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар