Логотип «Мәйдан» журналы

Елмаегыз, кызлар!

Кояш хәйран калган әнә –Җирдә балкыш күреп.Җир яшәрә – язлар килә:Кызлар карый көлеп. Көләч кызлар, ягымлылар –Язның үзе сыман.Ләйсән яңгыр тамчысынаЯшәү яме сыйган. Күзләрендә яшерен сөю,Өм...

Кояш хәйран калган әнә –
Җирдә балкыш күреп.
Җир яшәрә – язлар килә:
Кызлар карый көлеп.
 
Көләч кызлар, ягымлылар –
Язның үзе сыман.
Ләйсән яңгыр тамчысына
Яшәү яме сыйган.
 
Күзләрендә яшерен сөю,
Өмет, шатлык, назлар.
Сокландырып язның үзен
Көлә шаян кызлар.
 
Сагышларны читкә куып,
Җилләр уйнап ала.
Көннәр якты, уйлар якты –
Җиргә ләйсән ява.
 
Кызлар көлә, дөнья көлә,
Бәхет ташый җанда.
Һәр тамчыда кояш яна,
Бөтен сафлык анда!
 
И ягымлы җилләр исә,
Җиргә килә язлар.
Күңелләргә кояш тулсын –
Елмаегыз, кызлар!
 

Факил САФИН


Фото: Факил Сафинның шәхси архивыннан



«Мәйдан» №3, 2021 ел.

Комментарийлар