Логотип «Мәйдан» журналы

Әлки районыннан Газинур Фәттахов дөнья чемпионы исеменә лаек булган

Әлки районы Карга авылында яшәүче Газинур Фәттахов Казахстанның Актүбә шәһәрендә узган гер спорты буенча дөнья чемпионатыннан җиңү яулап кайтты, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре”.Районның “Алинә” универс...

Әлки районы Карга авылында яшәүче Газинур Фәттахов Казахстанның Актүбә шәһәрендә узган гер спорты буенча дөнья чемпионатыннан җиңү яулап кайтты, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре”.
5745
Районның “Алинә” универсаль спорт залы тренеры, СССР спорт мастеры Газинур Фәттахов быел май аенда Польшада узган бәйгедә гер спорты буенча Европа чемпионы исемен алган иде. Бу аңа шушы спорт төре буенча дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирде. Күптән түгел Казахстанда үткәрелгән чемпионатта Газинур Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады. Авырлыгы 95 килограмм үлчәмле 50-54 яшьлек ир-егетләр арасында гер күтәрү буенча аңа тиңнәр табылмаган. Ул 24 әр килолы 2 герне иң күп чөюче буларак җиңү яулап, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгән. Шул рәвешле, ил данын яклап ярышкан Татарстан баһадирының алтын медальләре тагын 1гә арткан.
 
 

Комментарийлар