Логотип «Мәйдан» журналы

Елена Исинбаева спорттан китүе турында игълан итте

 Рио-де-Жанейрода узган матбугат конференциясендә колга белән сикерүдә ике тапкыр Олимпия һәм өч тапкыр дөнья чемпионы Елена Исинбаева спорт карьерасын тәмамлау турында игълан итте, дип яза "РИА...

 
Рио-де-Жанейрода узган матбугат конференциясендә колга белән сикерүдә ике тапкыр Олимпия һәм өч тапкыр дөнья чемпионы Елена Исинбаева спорт карьерасын тәмамлау турында игълан итте, дип яза "РИА Новости".
elena-isinbaeva3
Алдарак ул Олимпиада-2016да катнашырга мөмкинлек бирмәүне кичерә алмаячагы турында белдергән иде.
"Вконтакте" социаль челтәрендәге битендә Елена Риога Олимпиадага очар алдыннан Волгоградта соңгы сикерү мизгеленең видеосын да урнаштырган. "Бу сикерү минем спортчы карьерасын төгәлли һәм минем тормышымдагы яңа этапны ача. Мин бирешмим. Мин алга барам", - дип язган чемпионка.

Комментарийлар