Логотип «Мәйдан» журналы

«Элек машина да, бу мәсьәләдә проблема да юк иде» - "Ватаным Татарстан" газетасы

Федераль Сабан туе быел янә тавыш чыгарды. Фото: Рамил ГалиЧабаксарда узган милли бәйрәмнең көрәш бәйгесендә Татарстан егетләрен абсолют батыр исеме өчен көрәштермәгәннәр. Ә машина хуҗасын лотерея яр...

Федераль Сабан туе быел янә тавыш чыгарды.
0129-2 Фото: Рамил Гали
Чабаксарда узган милли бәйрәмнең көрәш бәйгесендә Татарстан егетләрен абсолют батыр исеме өчен көрәштермәгәннәр. Ә машина хуҗасын лотерея ярдәмендә ачыклаганнар. Безнекеләрнең моңа ачуы чыккан. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов гауга чыгарган вакыйгага карата үз фикерен җиткерде.
“Татарстан спорт өчен җаваплы кешеләрнең берсе буларак мин безнең егетләрнең ярышка кертелмәвенә каршы булырга тиеш. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар, – ди Хәлил Шәйхетдинов. – Татарстан ягы үзе бүләк куеп, көчле көрәшчеләрен алып килеп, бүләкне кире алып кайтып китсә матур булмас иде. Башкаларны да кызыксындырырга кирәк. Әмма бу фикер белән килешмәүчеләр дә булыр. Федераль Сабан туенда мондый кагыйдә кертер идем: баш батыр булып танылган егет, биш ел узмый торып көрәш бәйгесендә кабат чыгыш ясый алмый”.
Гомумән, Хәлил Шәйхетдинов баш батырны жирәбә ярдәмендә билгеләүне хупламый. “Баш батыр ул көрәштә ачыкланырга тиеш. Килешәм, кечерәк авырлык үлчәвендә дә көчле егетләр үсеп чыкты. Ләкин аларны зур бүләкләр өчен көрәштереп имгәтмибезме? Икенче яктан караганда, баш батыр өчен бил алышканда күп очракта иң авыр үлчәүдә җиңгән егетләр өстен чыга. Аларны бик сирәкләр генә ота ала. Әйтик, Раил Нургалиев бар, тагын берничә егет бар. Андыйлар күп түгел, – ди ул. – Баш батырга тәкә бирелә. Ә Сабан туйларында төп бүләкне иганәчеләр, оештыручылар куя. Аны кемгә бирәсен дә алар үзләре хәл итә ала. Моның язылган регламенты юк. Яраткан көрәшчесенә, үзе көрәшеп йөргән үлчәү категориясендә бил алышкан яки тамашачы мәхәббәтен яулаган егеткә бирергә мөмкин. Бу мәсьәләдә күп фикерләр бар һәм һәрберсе үзенчә хаклы да. Көрәшченең бүләк отасы килә, тамашачыга кызык кирәк. Ләкин барысына ярап та булмый. Һәрбер кешегә аңлашырлык тәртип булырга тиеш. Без бүген шундый хәлгә килеп җиттек. Элек машина да, бу мәсьәләдә проблема да юк иде. Ә ике елдан ничек булыр?”.
Министр урынбасары татар көрәшендә бүләк бүлешү, хәтта ки Сабан туйларны алдан билгеләп куючылар барлыгын кире какмый. “Бүләкне бүлешмәсеннәр, гадел көрәш булсын өчен тырышабыз. Ләкин бүген профессионал көрәшчеләр күбәйде. Алар көрәш белән ел буе шөгыльләнә. Бер-берсеннән азга гына калышалар, көндәшләрен яхшы беләләр, – дип ачыклык кертә заманында Сабан туе мәйданнарында тәкә күтәреп йөргән Шәйхетдинов. – Шундый фикергә килүчеләре дә булды: ә нигә 30 градуслы челләдә көрәшеп азапланырга? Нигә ватылырга? Күпмедер өлешен бир дә, мин сиңа оттырам, яки киресенчә. Аннары тегенең авылына бара. Бер-берсенә бәйлелек башлана. Ул бәйлелекне өзүе бик авыр. Бурычлар кала, берәүгә исем кирәк, икенчесе машина өмет итә. Ә журналистның да, министр урынбасарының да, тамашачының да егетләрнең сөлге белән бер-бер өзәрлек итеп көрәшүен, яңа батырлар чыгуын күрәсе килә. Гадел, матур көрәш булганда тамашачы аны ахыргача карый. Көрәштән дә читләшми”.
 
"Ватаным Татарстан"

Комментарийлар