Логотип «Мәйдан» журналы

Ела, сабый

Ела, сабый, рәхәтләнеп ела,Бәллүләрдә елау килешә.Оялмыйча, мин дә елар идем,Ак сакаллы бабай килеш тә.Тик күзләрдә яшьләр генә кипкән –Корыганнар кырыс елларда.Заманасы таудай бусаганыӨеп кенә торды...

Ела, сабый, рәхәтләнеп ела,
Бәллүләрдә елау килешә.
Оялмыйча, мин дә елар идем,
Ак сакаллы бабай килеш тә.
Тик күзләрдә яшьләр генә кипкән –
Корыганнар кырыс елларда.
Заманасы таудай бусаганы
Өеп кенә торды юлларга.
Гаделсезлек, кимсетүле сүзләр
Телгәләде зәгыйфь күңелне.
Дөнья эзгә утырмасмы диеп,
Көтеп алган идек бүгенне.
Тормыш җайга инде бер төшәр дә,
Китәр төсле иде утырып.
Тамак төбендәге каты төер
Үтәр кебек иде йотылып.
Әмма элеккесе шулай калды,
Яңалары тагын өстәлде...
Замананы кемнәр болгаталар,
Астанмы соң, әллә өстәнме?
...Ела, сабый, рәхәтләнеп ела,
Бәллүләрдә елау килешә.
Оялмыйча мин дә елар идем,
Ак сакаллы бабай килеш тә...
 

Әмир­җан МОТАЛЛАПОВ


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар