Логотип «Мәйдан» журналы

"Ел табибы" бәйгесендә “Уникаль очрак” номинациясе җиңүчесе билгеле

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесендә "Уникаль очрак" номинациясендә Казан шәһәренең «Җиденче шәһәр клиник хастаханәсе» табиблары - Алия Насыйбуллина, Зөлф...

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесендә "Уникаль очрак" номинациясендә Казан шәһәренең «Җиденче шәһәр клиник хастаханәсе» табиблары - Алия Насыйбуллина, Зөлфия Сәгъдиева, Владимир Вдовин, Наталия Филиппованың  команда эше җиңүче дип табылды.
8502
Номинация җиңүчесен сәхнәдән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россиянең халык артисты Михаил Турецкий, медицина фәннәре докторы Лариса Мошетова әйтте. “Яратыгыз, яратылыгыз һәм бәхетле булыгыз”, - дип рәхмәтләрен җиткерде алар.
Команданың һәр җиңүчесе йөз мең күләмендә акча ала. Барлык номинантларга да чит илгә барып стажировка үтү мөмкинлеге бирелә.
Бу номинациядә җиңү осталык, кыюлык, тәвәкәллек өчен бирелә. Видеоэкраннарда табибларның бик авыр очракларда да кеше гомерен коткарып кала алуы турында тарих күрсәтелде.

  • Быелгы конкурста биш номинация тәкъдим ителде: "Сәламәтлек саклау легендасы", "Беренчел буынның иң яхшы табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Уникаль очрак" һәм "Ел табибы". "Сәламәтлек саклау легендасы" номинациясеннән тыш, һәр номинациядә өчәр кандидатура катнаша



  • "Ак чәчәкләр" республика бәйгесе Казанда 2008 елдан бирле ел саен уздырыла. Конкурс күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы табиблар турында язылган "Ак чәчәкләр" романына багышлап исемләнгән. Бәйге һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә этәргеч бирүгә, медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188066/

Комментарийлар