Логотип «Мәйдан» журналы

«Экология» илкүләм проекты буенча Татарстанда 2,5 мең гектарда урман торгызылды

Узган ел Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр З...



Узган ел Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.



1222


«2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман утырту үткәрелде. 36 гектарда катнаш урман утырту, 542 гектарда табигый үсешенә булышу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.

 Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда урманнарны киселгән агачлардан, черегән агачлардан һәм чүп-чардан арындыру мәйданы 2598 гектар булды, һәлак булган урман агачлары мәйданы 1128 гектар тәшкил итте, дип өстәде ул. Шул ук вакытта «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман агачлары мәйданына карата» максатчан индикаторы 2019 елда 67,5 процент булды, бу планның 108 процентын тәшкил итә.




2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум.




Бу акчага 4,8 мең гектар мәйданда урман утырту һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн үсенте үстерү планлаштырыла.




«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп максаты – урман утырту һәм урман чистартуны 2024 елда 100 процентта башкару. Ике максатчан индикатор билгеләнгән. Алар: «Урман утырту һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган агачлар мәйданына чагыштырмасы» (процентларда - Т-и иск.) һәм «Уман янгыннарыннан килгән зыян» (миллион сумнарда – Т-и иск.).


 
Фото: Михаил Захаров

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар