Логотип «Мәйдан» журналы

"Әкият" курчак театры районнарга чыга

"Әкият" Татар дәүләт курчак театры артистлары гастрольләргә җыена.16-19 ноябрь көннәрендә театр коллективы республиканың Кама аръягы районнары буенча гастрольләргә чыга. Тамашачыларга алар Абдулла Али...


"Әкият" Татар дәүләт курчак театры артистлары гастрольләргә җыена.



16-19 ноябрь көннәрендә театр коллективы республиканың Кама аръягы районнары буенча гастрольләргә чыга. Тамашачыларга алар Абдулла Алиш әсәре буенча куелган “Сертотмас үрдәк” спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакльне сәхнәгә РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган.


16 ноябрьдә курчак театры спектаклен – Алексеевск, ә 17се – Чистай, 18е – Базарлы Матак, 19ы – Нурлат, 27се Аксубайда карарга мөмкин булачак.


kk


Комментарийлар