Логотип «Мәйдан» журналы

Әкәм-төкәмле дөнья

Ку­рык­ма, әкәм-тө­кәм Әкәм-тө­кәм, әкәм-тө­кәм,Мин бит си­не күп­тән кө­тәм.Ми­ңа та­ба шу­ы­ша­сың,Ки­лә си­ңа бу­лы­ша­сым. Этәм-төр­тәм, этәм, төр­тәм.Ник ку­рык­тың, әкәм-тө­кәм? Кыр­мы...

Ку­рык­ма, әкәм-тө­кәм
 
Әкәм-тө­кәм, әкәм-тө­кәм,
Мин бит си­не күп­тән кө­тәм.
Ми­ңа та­ба шу­ы­ша­сың,
Ки­лә си­ңа бу­лы­ша­сым.
 
Этәм-төр­тәм, этәм, төр­тәм.
Ник ку­рык­тың, әкәм-тө­кәм?
 
Кыр­мыс­ка
 
– Кая кит­тең, кыр­мыс­ка?
– Гөм­бә җы­ям ты­рыс­ка.
– Ниш­ли­сең гөм­бә бе­лән?
– Дус-иш­лә­ре­мә би­рәм.
– Дус-иш­лә­рең ниш­ли­ләр?
– Бал­чык­тан өй тө­зи­ләр.
 
Ку­нак бу­лып ки­ле­гез! –
Бик зур бу­лыр өе­без.
 
Озын­бо­рын
 
Озын­бо­рын, озын бо­рын,
Җи­ләк ке­бек кы­зыл бо­рын,
Теш­ләп ал­дың уң ку­лым­нан,
Җи­лә­гем бит сул ку­лым­да.
 
Озын­бо­рын, кы­зыл бо­рын,
Син ку­лы­ма суз­ма бор­(ы)­ның.
Ки­рәк икән – би­рәм җи­ләк,
Без­дә җи­ләк – чи­ләк-чи­ләк!
 
Кү­бә­ләк
 
Кү­бә­лә­гем-кү­бә­ләк,
Өс­тең­дә – ма­тур күл­мәк.
Күл­мә­гең­нең тө­се ак,
Ба­шың­да – нә­ни кал­фак.
 
Әйт­мә­сәң дә мин бе­ләм –
Бо­лын­да бү­ген бәй­рәм:
Са­ры чә­чәк­ләр ат­кан,
Оя­га кош­лар кайт­кан.
 
Су­ал­чан
 
Су­ал­чан, су­ал­чан,
Яң­гыр яу­гач, чы­га­сың.
Яң­гыр­ны яра­та­сың,
Рә­хәт­лә­неп ята­сың.
 
Мин дә яң­гыр яра­там,
Тик өй­дә ге­нә ятам.
Чы­лан­ма, чык­ма, ди­ләр,
Бер­кем юк ан­да, ди­ләр.
 
Си­ңа рә­хәт, су­ал­чан.
Орыш­мый­лар чы­лан­саң.
 
Чи­керт­кә
Чи­керт-чи­керт-чи­керт­кә,
Си­кер, си­кер, чи­керт­кә!
Ку­ып то­там ба­ры­бер,
Узып ки­тәм ба­ры­бер.
 
Чи­керт-чи­керт-чи­керт­кә,
Си­кер­мә­че, чи­керт­кә.
Си­кер­дең дә юк бул­дың,
Син мин­нән дә шук бул­дың!
 

Флера МӘРДАНОВА


Индира Вәлиева сурәте



Тулысынча «Мәйдан» журналының № 7 саныннан укый аласыз  (2022 ел)

Комментарийлар