Логотип «Мәйдан» журналы

Әйләнеп карыйм мин үткәнгә

Әйләнеп карыйм мин үткәнгә,Югарыдан карыйм – көткәнгә.Үткәнемне салам күчәргә,Киләчәгем салам үлчәмгә.Үткәннәрем хәлдән тайдыра,Киләчәгем хәйран калдыра.Үткәннәрем түгел май гына,Киләчәккә барам җай г...

Әйләнеп карыйм мин үткәнгә,
Югарыдан карыйм – көткәнгә.
Үткәнемне салам күчәргә,
Киләчәгем салам үлчәмгә.
Үткәннәрем хәлдән тайдыра,
Киләчәгем хәйран калдыра.
Үткәннәрем түгел май гына,
Киләчәккә барам җай гына.
Үткәннәрем булган күрәчәк,
Алда көтә якты киләчәк!
Шөкер итсәң, ул тиз киләчәк,
Ходай бетмәс бәхет бирәчәк!
Мин югалтмый яшим өметне,
Киләчәгем шуңа өметле!
Карыйсың син миңа көлепме,
Әллә син дә минем кебекме?!
 

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) tawatchai07 - ru.freepik.com



«Мәйдан» №07, 2022 ел

Комментарийлар