Логотип «Мәйдан» журналы

Әй, бу дөнья!

Әй, бу дөнья! Мин дигәнчә бармый,Әй, бу дөнья! Син дигәнчә бармый. Әй, бу дөнья! Гел үзенчә бара,Йөрәкләргә күпме яра сала.Күпме кеше җаны әрнеш ала,Яралардан күпме җөйләр кала.Ә дөньясы җәйрәп я...

Әй, бу дөнья! Мин дигәнчә бармый,
Әй, бу дөнья! Син дигәнчә бармый.
 

Әй, бу дөнья! Гел үзенчә бара,
Йөрәкләргә күпме яра сала.
Күпме кеше җаны әрнеш ала,
Яралардан күпме җөйләр кала.
Ә дөньясы җәйрәп яткан дала,
Анда күпме кеше башын сала.
Кылганнары дулкын булып ага,
Кылган моңы йөрәгемә дәва.
Әй, дөньясы! Мин дигәнчә барса…
Әй, дөньясы! Син дигәнчә барса…
 

Рәзинә МӨХИЯР


Фото: Micah Boerma https://www.pexels.com/ru-ru/photo/1008737/

Комментарийлар